Замана медиасы  мөмкинлекләре: Айрат Мусин белән «Тигез әңгәмә»  

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Замана медиасы  мөмкинлекләре: Айрат Мусин белән «Тигез әңгәмә»  

3 июнь көнне  «Россия-Культура» телеканалы» иҗат җитештерү берләшмәсенең «Россия» телеканалы» Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең продюсеры Айрат Мусин белән «Тигез әңгәмә» үтәчәк.

Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге йолдызлар катнашында концертлар ничек оештырыла? Эш тәҗрибәсеннән мисалларга таянып, концерт уздыру өчен нинди техник райдер төзелә? Иҗади проектлар ни рәвешле барлыкка килә һәм бу катлаулымы? Бу хакта спикер «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проекты кысаларында үткәрелә торган «Тигез әңгәмә» очрашуында сөйләячәк.

Күңел ачу, танып-белү һәм музыкаль ТВ-программалар авторына һәм продюсерына сорауларны һәркем бирә ала, моның өчен алдан теркәлергә кирәк. Очрашу КИУның актлар залында (Зайцев ур., 15) 15:00 сәгатьтә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Тигез әңгәмә» дискуссион студентлар клублары – «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган проект. Проект «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы катнашында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International