3 июньдә Казан инновацион университетының актлар залында «Тигез әңгәмә» дискуссион студентлар клублары проекты кысаларында студентлар «Россия телеканалының» «Россия — Культура» телеканалы продюсеры Айрат Мусин белән очрашты.
Очрашу Айрат Мусинның үз һөнәри юлы һәм продюсерлык өлкәсендә үсеше һәм телевидениедә эшләү структурасы турында чыгышы белән башланды.
Сорауларның берсе медиа өлкәсендә трендлар үсешенә һәм культуралы булып калу белән бергә популярлыкны саклап кала алуга кагылышлы иде: «Бер дулкында калу мөмкинлеге» .
Шулай ук бу юнәлештә продюсер эшчәнлеге һәм үсеш нечкәлекләре турында фикер алышу да кызыклы булды:
«Югары белем алу планында мин ике этапны уздым: беренчесе-режиссер, икенчесе – сәнгатьтә менеджер. Продюсер һөнәре өчен оештыру процессларын аңларга һәм менеджментта фикерли белергә кирәк. Яхшы оештыручы булу мөһим»,- дип сөйләде спикер.
Бу юнәлеш студентлар өчен аеручы кызыклы булды. Тамашачылар залыннан яңгыраган сорау да шуңа кагылышлы иде: «Иң мөһиме нәрсә: белемме, әллә иҗади һәм текә булумы?»
«Әйдәгез, бергәләп тикшерик. Розенбаум – медик, тик бу аңа артист булырга комачауламый. Мин үзем дә белгечлек планында белем алу кешенең күнекмәләре һәм шәхси сәләте кебек үк мөһим түгел дип саныйм. Җайлашырга, кешеләр белән мөнәсәбәтләр корырга һәм барлык мөмкинлекләрне дөрес файдалана белергә кирәк, - дип җавап бирде Айрат Мусин.
Алга таба катнашучыларны популярлыгын югалтмас өчен, телевидение эшен оештыру мәсьәләсе кызыксындырды
«Телевидениенең 10 ел элекке популярлыгын саклау өчен, интернетны дөнья күләмендә өзәргә кирәк. Телевидение контенты һәм тулылыгы белән интернеттан калышмый. Аерма бары тик керү мөмкинлегендә генә».
Очрашуда югары һәм урта махсус уку йортларыннан 80 студент катнашты. Турыдан-туры трансляциядә 1700дән артык караучы җыйды.
Алар арасында медиа-юнәлештә белем алучылар да бар иде. Аларны шул юнәлештә эшли башлаучыларга Айрат Мусинның киңәшләре кызыксындырды.
«Бу эштә иң мөһиме: үзенчәлекле идеяң булу. Хәзерге көндә интернетта бик кызыклы проектлар бар. Анда иркенлек һәм мөмкинлек күп. Ә телевидениедә чикләүләр һәм нюанслар күп. Мин үзем күбрәк интернетка тартылам. Әгәр үзеңдә кызыклы идеяләр булса, команда да, ярдәм дә барлыкка килә»,- диде спикер.