Кырымда #МЫВМЕСТЕ арт-мәктәбен ябу тантанасында «Таврида» мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләрнең яшь эшлеклеләренең белем бирү заездлары кысаларында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрнең берсе-Татарстан Республикасыннан Идалия Җиһаншина. Конкурста ул «Перформансның инклюзив остаханәсе» проектын тәкъдим итте һәм аны тормышка ашыру өчен 664 000 сум акча отты.
«Перформансның инклюзив лабораториясе – «Э-моция» иҗат студиясе эшчәнлегенең яңа юнәлеше. Август аенда яшь хореограф, «Алтын битлек»театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батулла белән инклюзив бию лабораториясенә җыелу игълан ителәчәк. Конкурс нигезендә 14 кешедән торган инклюзив төркем формалаштырылачак. 9 ай дәвамында хореография буенча төркем дәресләре үткәреләчәк. Лабораториянең эш нәтиҗәсе булып бию перформансы торачак, ул Казанның яшьләр мәйданчыкларында тәкъдим ителәчәк. Перформансны күрсәтү яшьләр аудиториясен сәнгатьнең актуаль рәвешләре аша инклюзив багланышлар мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде Идалия.
Белешмә:
«Таврида» Арт-кластеры – яшьләргә креатив индустрияләрдә, мәдәният һәм сәнгать тармакларында үзләренең һөнәри потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә торган мөмкинлекләр платформасы. «Таврида» Арт-кластеры яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проектына керә. Проектның оештыручысы - «Мәдәни инициативаларны үстерү үзәге» АКБО. «Таврида» үз тарихын 2015 елда, Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы статусын алгач башлады. Алты ел эчендә проект масштаблы арт-кластер форматына кадәр үсте һәм 2021 елда креатив индустрияләрнең чын һәм киләчәк лидерлары өчен сервисларның бердәм экосистемасына әверелде.