«ФормART» стрит-артының икенче фестивале старт алды»

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

2021 елда Идел буе федераль округының «ФормАрт» стрит-арт фестивале» иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелә торган фестиваль фән һәм технологияләргә багышланган.

«ФормART» стрит-арт проекты урам сәнгатен үстерүгә һәм яшь граффити-рәссамнар иҗатына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

2021 елда фестивальнең темасы – «Киләчәккә караш». Катнашучыларга илнең үсеш потенциалын һәм яңа технологияләрне чагылдыруга багышланган стрит-арт объектларын өч тематик юнәлешнең берсендә төзергә тәкъдим ителә: «Яңа технологияләр», «Кеше һәм фән» яки «Киләчәк дөньясы».

Фестивальнең сайлап алу этабы 1 июньдә старт алды һәм 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда formartpfo.ru сайтында 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге стрит-арт рәссамнарыннан гаризалар кабул ителә. Гариза үз эченә сайтта тутырылган анкетаны, шулай ук конкурс эше эскизын ала. Гаризаларны компетентлы жюри бәяләячәк.

Конкурсның финалистлары округның һәр төбәгендә танылган биналарда үзләренең иҗади эшләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак. Шәһәр тирәлеге объектларындагы эшләрне оештыру процессының фото һәм видео проект сайтында урнаштырылачак, ә фестивальдә җиңүчене агымдагы елның көзендә җәмәгатьчелек тарафыннан тавыш бирү билгеләячәк.

Быел конкурсның приз фонды ике тапкырга арттырылган. I, II һәм III урыннарга ия булучылар иҗатны алга таба үстерү өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр алачаклар.

Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт фестивале беренче тапкыр 2020 елда узды һәм «COVID-19» пандемиясе белән көрәшкә багышланган иде. Яшь рәссамнар үз граффитлары аша медицина хезмәткәрләренең һәм волонтерларның халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга керткән өлешенең әһәмиятен, гражданнарның өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә битараф булмавын, «постковид чорында» җәмгыятьнең яңа чынбарлыкка һәм тормышына карашын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International