Бу елны «Элбэдэн» хәрби уеннарына реконструкторлар саны рекорд күрсәтте

2021 елның 11 июне, җомга

18 июньнән 20 июньгә кадәр Питрәч районы Альвидино авылында зур масштаблы чара – «Әлбәдән» тарихи реконструкцияләр фестивале үтә. Ул Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов туган җирендә өченче тапкыр үткәрелә.

Фестиваль мәйданчыгында 10 тематик зона эшләячәк: сугыш еллары техникасы күргәзмәсе белән «Ретромобиль», 40 нчы еллар биюләренә өйрәтү белән «Рио-рита», Бөек Ватан сугышы чорлары госпитальләренең уникаль музей экспозициясе белән «Хәрби-кыр госпитале», РКК сугышчыларының кирәк-яракларын, коралларын, формаларын, бүләкләрен өйрәнү буенча квест-уен, СХП-тир, тарихчы-публицисттан лекторий, П.М. Гаврилов музее эше, тематик концерт һәм спорт мәйданчыклары һәм башкалар. Фестиваль кысаларында «Голос Победы-Жиңү авазы» үтәчәк.

Чара кунаклары өчен мастер-класслар, интерактив мәйданчык, фудкорд,  фото-зоналар оештырыла.  Чара Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында үтә, шулай ук 2020 елда «Татарстан Республикасы Питрәч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы РФ гражданнарына патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү чараларын үткәрүгә Россия яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының грант конкурсында 3 100 000 сум откан. Фестивальне оештыручылар-«Питрәч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы, «Витязь» хәрби-тарихи клубы, Питрәч районы Башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Патриот» республика үзәге, яшьләр эшләре  Федераль агентлыгы һәм «Татнефть» ГАҖ.

Белешмә:

Фестиваль Россиянең иң яхшы 200 вакыйгасы исемлегенә керә, вакыйгаларның милли календарена кертелгән һәм «Тарихи юнәлештәге иң яхшы вакыйга» номинациясендә «Russian Event Awards» Милли премиясе лауреаты (2019 ел), «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы вакыйга» номинациясендә  җиңүчесе (2020 ел), шулай ук «Туризм лидерлары» республика конкурсында «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче (2019 ел).

 

Программа:

19 июнь:

11.00 -15.00 – «Җиңү авазы» республикакүләм патриотик җырлар фестивале

11.00 - 15.00 -  интерактив мәйданчыклар эше

17.00-19.00 – фестивальнең  гала-концерты.  флешмоб

11.00 - 17.00 - хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионаты

17.00 - П, М. Гаврилов музее эше.

13.00- 18.00 – реконструкция репетициясе

20.00- 21.00 -  Тарихчы-публицист Р.Алиев белән очрашу

 21.00 – ачык һавада«Воин» фильмын карау

20 июнь:

04.00-05.00 - «Форсирование войсками Вермахта р. Западный Буг» реконструкциясе, Меша елгасы

9.00-10.00 -фестиваль мәйданчыклары буенча индивидуаль һәм төркемле экскурсияләр үткәрү. Интерактив мәйданчыкларның эше: «Ретромобиль», «Рио-рита», «Хәрби-кыр госпитале», «Солдат РККА», «Чакыру пункты», «Кыр почтасы», «СХП-тир», штык сугышы буенча мастер-класс, тарихчы А.Ефименко лекцияләре, балалар тематик мәйданчыгы(6+), 2 фото-зона, сувенир лавкалары эше,

10.00-11.00 - пролог  һәм фестивальне ачу

11.00-12.00 – төп мәйданчыкта «Брестская крепость. Вторжение» реконструкциясе

12.00-16.00 - фото-пауза, тематик мәйданчыклар эше, концерт программасы, десантчыларның күрсәтмә чыгышлары.

16.00-17.00 – төп мәйданчыкта «Брестская крепость 1944. Возвращение». реконструкциясе

17.00-17.30 – хәтер акциясе . Тарихи клубларда катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшыру.

17.30-18.00 – парашютистларның күрсәтмә чыгышлары

18.00-18.30 - «Ак җайдак» клубы чыгышы (төп мәйданчык)

18.30-21.00 – тематик концерт программасы

21.00 – Җиңү салюты

21.00 - «Брестская крепость» фильмы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International