Тимур Сөләйманов: «Сәләт» форумының төп бурычы-балага үз-үзен табарга ярдәм итү

2021 елның 11 июне, җомга

19 июньнән 2 августка кадәр Татарстанда, Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумы узачак. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә аны уздыру үзенчәлекләре һәм әзерлек турында сөйләделәр.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, җәйге профильле сменалар координаторы Игорь Смирнов, «Сәләт» форумнарының мәдәни программасы җитәкчесе Ислам Вәлиев катнашты.

«Без шәхесне үстерү өчен мөмкинлекләр тудырабыз. Безнең төп бурыч-балаларга үз-үзләрен табарга ярдәм итү. Күпләр өчен «Сәләт» киңлеге – ул, беренче чиратта, атмосфера», – дип билгеләп үтте беренче урынбасар Тимур Сөләйманов.

Юбилей форумы онлайн-офлайн форматта Татарстанның барлык районнарыннан, Россия һәм чит илләрдән 18 меңгә якын катнашучыны берләштерәчәк. Форумга Россиянең 30 артык төбәгеннән - Оренбург, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мари Иленнән мәктәп укучылары киләчәк. Быел шулай ук Бельгия һәм Германиядән килгән ватандашлар да көтелә.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова үз чыгышында форумның иминлеген өстенлекләрнең берсе дип билгеләп үтте: «Беренче чиратта безнең өчен балалар иминлеге мөһим. Форумны оештыруда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор катнаша. Һәр форум алдыннан оештыручылар ПЦР-тест тапшыра, балалар мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүен уза. Катнашучылар смена дәвамында форум территориясеннән китмәячәк».

Форумның икенче сменасы-Arts Biler Forum-яшьләрнең музыкаль-шигъри һәм мәдәни потенциалын тормышка ашыруга багышлана. «Смена дәвамында тематик лабораторияләр (юнәлешләр: музыка, театр, бию) гамәлгә ашырылачак, анда катнашучылар остазлар белән бергә яңа иҗади проектлар әзерләячәкләр һәм тәкъдир итәчәкләр», – дип сөйләде Ислам Вәлиев.

Форум территориясендә радио эшләячәк, музыкаль контент татар эстрадасы легендалары композицияләрен һәм яңа җырларны үз эченә алачак.

Форумда «Что?Где?Когда?» телевизион программа белгечләре Николай Крапиль, Вера Рабкина, Денис Галиакберов һәм Ольга Быкова, җырчы AYGYUL, «АРТ Вектор» иҗади инициативалар үзәге җитәкчесе Марат Татурас, «Алтын битлек» Милли театраль премиясе иясе Нурбәк Батулла, Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова, «Болактагы Театр» актеры, режиссеры Искәндәр Нуриҗанов һәм башкаларның катнашуы көтелә.

Форумнардан тыш, быел 22 «Сәләт» лагере эшләячәк. Игорь Смирнов сөйләвенчә, узган ел «Звездный» базасы (Лаеш районы) ныклап төзекләндерелде. «Кама Тамагы районында «Аргамак» яңа базасы ачылды, ул 6 июньдә йөзгә якын мәктәп укучысын кабул итте инде,-дип билгеләп үтте спикер.

«Сәләт» форумы-Татарстанның титуллы проектларының берсе, Россия территориясендә дә, чит илләрдә дә яхшы билгеле вакыйга. Бу-белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхси һәм профессиональ сыйфатларны үстерү, дөньядагы иң актуаль фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу өчен платформа.

Форумның идеясе-яшьләрне берләштерүче, интеллектуаль иҗат белән мавыгучы, рухи һәм мәдәни баю белән кызыксынучы үсеп килүче мохит булдыру.

Форум сменаларының тәртибе:

Junior skills Biler Forum мәктәп укучылары тарафыннан заманча һәм булачак һөнәрләрне үзләштерүнең яңа мөмкинлекләрен булдыруга багышланган (2021 елның 19-23 июнь көннәре);

Arts Biler Forum яшьләрнең музыкаль-шигъри һәм мәдәни потенциалын тормышка ашыруга багышланган (26 июнь-1 июль, 2021 ел);

Selet Biler Forum командада нәтиҗәле эшләү күнекмәләрен үстерүгә һәм шәхси нәтиҗәлелеккә багышланган (2021 елның 4-9 июле);

IT Biler Forum мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртү, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган (14 -18 июль);

Media Biler Forum телевидениегә, радио һәм фото-продакшнага багышланган (22 -26 июль 2021 ел);

Leaders Biler Forum Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылачак һәм лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эшенең күнекмәләрен үстерүгә багышланачак (2021 елның 29 июле - 2 августы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International