Бүген Татарстан балаларының икенче төркеме Кара диңгез яр буенда лагерьларга китте. 709 кеше өч савыктыру оешмасында ял итәчәк: «Витязево», «Приазовец» һәм «Глобус» санаторийлары.
Балаларга Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов мөрәҗәгать итеп, балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру — республикада иң мөһим социаль программаларның берсе, ә Кара диңгез ярындагы лагерьлар – традицион рәвештә җәйге ялның иң кирәкле форматларының берсе, дип билгеләп үтте. «Җәйге лагерь – ял итү, яңа дуслар табу, үзеңне яңа яктан ачу урыны ул.Бу җәй матур хатирәләр калдырыр дип өметләнәбез. Ә без, үз чиратыбызда, җәйне файдалы үткәрү өчен, барысын да эшләргә тырышачакбыз». Министр шулай ук балалар белән бергә зур профессиональ команда – вожатыйлар һәм медицина хезмәткәрләре китүен билгеләп үтте. - Безнең өчен балаларның ял вакытында комплекслы иминлеген тәэмин итү һәрвакыт мөһим. Санитар-эпидемиология вәзгыяте бездән аерым әзерлек һәм игътибар таләп итә, узган ел кертелгән кайбер уңайсызлыкларга карамастан, безгә таныш булган төп чаралар саклана, һәм без моны бик игътибар белән күзәтеп торачакбыз.
Балаларны шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм «ФПК» АҖ Горький филиалы башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Нагишев сәламләде.
Исегезгә төшерәбез, быел Кара диңгезнең җиде лагерендә эш оештырылачак, анда 3,5 меңнән артык бала ял итә алачак.Кара диңгез ярында республика балаларының ялын оештыруны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Черноморец» республика үзәге башкара.