Казанның 175 нче гимназиясе балаларының беренче төркеме Кара диңгез буена ял итәргә китте

2021 елның 13 июне, якшәмбе

Бүген Татарстаннан 709 бала Кара диңгез яры буендагы лагерьларга китте, шул исәптән -  Казанның 175 нче номерлы гимназиясе (230 артык кеше) балалары.

Бу – 175 нче гимназия укучыларының өч төркеменең беренчесе, аларның һәркайсы өчен смена 17 көн дәвам итәчәк. Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, Кара диңгез яр буенда җәйге каникулларны Казан гимназиясенең 600 артык укучысы үткәрәчәк: «Гимназия балаларын квалификацияле педагоглар, психологлар, медицина персоналы, транспорт полициясе контрольдә тотачак. Санаторий базасында балалар белән Кубан педагогия университетының «Кеды» педагогик отряды эшләячәк.

Ул ассызыклаганча, балаларны һәм педагогик составны китерү үзәкләштерелгән, махсуслаштырылган «Балалар» тимер юл составлары белән оештырылган. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор һәм Казан тимер юл вокзалы администрациясе белән балаларны озату тәртибе эшләнде. Аерым алганда, барлык балалар өчен дә медицина тикшерүе үткәрү һәм җыю буенча аерым урыннар оештырылды, составны утырту һәм озатканда «Яшел коридор» тәэмин ителде.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, смена лагерьларга 200 якын сәләтле бала, тәрбиягә бала алган гаиләләрдән 60 артык бала һәм, әлбәттә, 175 мәктәп укучылары китә. Алар барысы да бушлай бара.

Стандарт җәйге ялдан тыш, 175 нче гимназия укучыларына психологик ярдәм күрсәтеләчәк, дип билгеләп үтте «Красный Крест» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафина: «Фаҗигадән бирле Россиянең «Красный Крест»  командасы 175 нче гимназия укучыларына ярдәм итү өчен 86 млн сум акча җыйды. Бүген алар балалар лагерена юл тота, анда аларга бөтен смена дәвамында психологик ярдәм күрсәтеләчәк». 

Гимназия укучыларының әти-әниләре дә балаларны озатуның югары дәрәҗәдә оештырылуын бәяләделәр. Әниләрнең берсе Елена Яковлева сүзләренә караганда, лагерь өчен документлар әзерләү процессы чиратсыз һәм кыенлыкларсыз узган, ә аниматорлар белән кечкенә генә бәйрәм балаларга яңа компаниягә җайлашырга ярдәм иткән.

«Оештыру югары дәрәҗәдә. Балалар өчен хәтта аниматорлар да чакырылган. Ә лагерь өчен документлар җыйганда барысы да тиз һәм чиратсыз узды. Барлыгы балалар юл белән бергә 21 көнгә китә», - дип хәбәр итте Казанның 175 нче гимназиясе укучысының әнисе.

Исегезгә төшерәбез, әлеге мәсьәлә ил җитәкчелеге һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән үзенең контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International