ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Корпоратив университетының «Проектлы идарә итү» модуленең нәтиҗәләре ясалды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Модульнең төп бурычы - Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре тарафыннан эшләнелә һәм гамәлгә ашырыла торган проектларның сыйфатын арттыру.

3 ай дәвамында укучылар яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында социаль проектлар эшләү һәм алар белән идарә итү буенча белем һәм күнекмәләр алдылар: җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең катализаторы булачак социаль әһәмиятле проектлар эшләргә өйрәнделәр, яшьләр белән эшләүгә проект менеджментын ничек кертергә кирәклеген белделәр, проектлар белән кураторлык итәргә, проект командалары белән эшләргә өйрәнделәр.

Модульдә Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Чирмешән) 53 белгеч катнашты.

Укулар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Корпоратив университет» онлайн платформасында https://minmol-rt.ru. дистанцион форматта узды

Модуль нәтиҗәләре буенча финал яклауда укучылар үз проектларын түбәндәге темалар буенча әзерләделәр: яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, креатив индустрияләрне үстерү, яшьләр арасында девиант тотышны профилактикалау, гаилә кыйммәтләрен алга сөрү, яшь гаилә институтын ныгыту, махсус ихтыяҗлары булган яшьләрне социальләштерү.

Уку тәмамлангач, катнашучыларга билгеләнгән үрнәктәге 102 академик сәгать күләмендә квалификация күтәрү турындагы таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International