Ата-аналар советы 2021 елда оештырылды, аның беренче утырышы 1 июньдә Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән үтте. Утырышта чорның иң актуаль проблемасы – буллинг темасы һәм аның белән көрәш юллары турында фикер алышынды. Совет 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча карарлар һәм тәкъдимнәр эшләү өчен җәлеп ителә торган затларның ирекле берләшмәсе булып тора. Татарстан Республикасы яшүсмерләре белән эшләү системасын камилләштерү буенча көчләрне берләштерү максатыннан, ата-аналар советы даими эксперт органы буларак эшли, анда катнашу компетенция кысаларында карарлар кабул итүнең ирекле, хәбәрдарлык, мөстәкыйльлек принципларында гамәлгә ашырыла.Экспертлар советы Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла һәм инициативалы ата-аналардан тора. Очрашуларда яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темалар күтәрелә, шулай ук тиешле мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышалар. Ата-аналар советының максаты-Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.