Үткән ял көннәрендә Татарстан Республикасы Питрәч районы Альвидино авылында киң масштабта «Хәрби уеннар «Элбэдэн» тарихи реконстукцияләр фестивале үтте.Аны рәсми ачу Татарстан тантанасында Республикасы Премьер- министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. Ул фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны котлады.
«Бүген мондый фестивальләр - чынлыкта ниләр булганын сөйләүче хакыйкать чарасы. Мин бүген балалар белән бергә килгән барлык ата-аналарга да рәхмәт белдерәсем килә, чөнки без барыбыз бергә ерак тарихыбызда булган вакыйгалар турында истәлекләрне саклап кала алачакбыз. Мондый фестивальләрнең киләчәге бар», - диде Ләйлә Фазлыева .
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Андреевна республикада патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирелүен билгеләп үтте. «Хәзерге шартларда без яшьләр белән эшләүнең интерактив ысулларын табарга тырышабыз. Шундый формаларның берсе-хәрби-тарихи реконструкция. Яшь егетләр ата-бабаларыбызның героик батырлыклары атмосферасына чумалар. Алар җанлы тарихка кереп, Бөек Ватан сугышы чорларын өйрәнүгә җәлеп ителәләр, Кызыл Армия солдатлары коралларын, формасын һәм көнкүрешен өйрәнәләр. Бу яшьләрне урам һәм интернетның тискәре йогынтыларыннан аеру гына түгел, ә аларны үз гаиләңнең һәм илеңнең тарихын өйрәнүгә этәрү мөмкинлеге бирә», - дип сөйләде Кондратьева.
Исегезгә төшерәбез: «Хәрби уеннар «Элбэдэн» тарихи реконстукцияләр фестивале «2019-2025 елларга Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү» прогрммасы кысаларында тормышка ашырыла.Шулай ук 2020 елда «Татарстан Республикасының Питрәч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның (Росмолодежь) грант конкурсында Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү буенча чаралар үткәрүгә коммерцияле булмаган оешмалар арасында 3 100 000 сум откан.
Фестиваль елдан-ел бөтен ил буенча популярлаша бара. Өч ел элек 150 артык реконструктор катнашкан, ә быел – Татарстан Республикасы һәм Россия шәһәрләре-Самара, Екатеринбург, Волгоград, Ульяновск, Йошкар – Ола, Воронеж, Чебоксар һәм башка шәһәрләрдән 36 хәрби-тарихи клублардан 300дән артык реконструктор катнаша. Барлык катнашучылар саны 14000 җитте.
Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан тыш, Гавриловның «Тынычлыкны сакларга һәм Ватан чикләрен саклауга әзер булырга» дигән наказы буларак, фестивальдә десантчылар һәм парашютчылар чыгышы, шулай ук җайдакларның джигитовкасы да күрсәтелде. Фестиваль мәйданчыгында 10 тематик зона эшләде: сугыш еллары техникасы күргәзмәсе белән «Ретромобиль», 40 нчы еллар биюләренә өйрәтү белән «Рио-рита», Бөек Ватан сугышы чорлары госпитальләренең уникаль музей экспозициясе белән «Хәрби-кыр госпитале», РКК сугышчыларының кирәк-яракларын, коралларын, формаларын, бүләкләрен өйрәнү буенча квест-уен, СХП-тир, тарихчы-публицистлардан лекторий, П.М. Гаврилов музее эше, тематик концерт һәм спорт мәйданчыклары.
Шулай ук фестиваль кысаларында «Голос победы – Җиңү авазы» республика фестивале һәм яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионаты узды. Фестиваль кунаклары өчен мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар, сувенир лавкалар, фудкорт, фотозоналар әзерләнгән, «Восточный» автовокзалыннан яшәү өчен глэмпинг һәм транспорт җиһазландырылган.
Фестивальне Питрәч районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Патриот» республика үзәге, яшьләр эшләре Федераль агентлыгы (Росмолодежь), «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән «Питрәч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы, «Витязь» хәрби-тарихи клубы оештыра.
Чарадан фотоотчетны «Фоторепортажлар» бүлегеннән карагыз