Татарстан кунакчыллык осталарын берләштерде

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

18-20 июнь көннәрендә Россиянең 19 төбәгеннән 300 якын студент «Сервис-ул бренд» Бөтенроссия студентлар сервис отрядларының форсайт-сессиясендә катнашу өчен Казанга җыелды.

Чараның төп бурычы  - профильле уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасында хезмәттәшлекне үстерү, яшь белгечләрне хезмәт базарына яраклаштыру, һөнәри һәм коммуникацион күнекмәләр алу, шулай ук өстәмә һөнәр һәм эшче һөнәрләрне үзләштерү механизмы буларак, студентлар отрядларын таныту.

Форсайт-сессия кысаларында «Студентлар сервис отрядлары: казанышлар һәм чакырулар» конференциясе, туризм өлкәсен үстерү һәм яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерү буенча түгәрәк өстәлләр, стратегик сессия, студентлар сервис отрядлары өлкәсендә социаль проектлар эшләү, Казан шәһәренең сервис һәм кунакчыллык өлкәсе объектлары буенча күчмә экскурсияләр узды.

Моннан тыш, катнашучылар өчен киңкырлы күңел ачу программасы, шәһәр һәм Универсиаданың спорт объектлары комплексы буенча экскурсияләр, иҗади чыгышлар әзерләнгән иде.

«Хезмәт отрядлары - безнең республика тарихының данлы сәхифәсе. Һәм нәкъ менә сезнең, студентлар сервис отрядлары вәкилләре буларак, туризм өлкәсендә эшләвегез бик куанычлы. Без республикабызны кунакларга күрсәтергә бик яратабыз, чөнки горурланырлык нәрсәләр бар. Сез-Татарстанның йөзе. Мин сезгә уңышлы хезмәт җәйләре һәм продуктив сессия телим»,-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Чараның дәрәҗәле кунаклары: Россия кооперация университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Андреевна Кондратьева, «Россия Студентлар Отрядлары» МБОНЫҢ сервис юнәлеше җитәкчесе Ольга Павловна Гуськова, «Россия Студентлар Отрядлары» МБОНЫҢ медицина юнәлеше җитәкчесе Кристина Анатольевна Сидорова, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Наумова, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Александровна Санникова.

Чараны оештыручылар - «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Россия Федерациясе Үзәк Союзының югары белем бирү автономияле коммерцияле булмаган мәгариф оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International