Яшьләр инициативаларын җыю башлап җибәрелде

2021 елның 22 июне, сишәмбе

21 июнь көнне Росмолодежь һәм «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россиянең барлык милли проектларына кертү өчен яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар җыюны башлап җибәрде.

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга соңгы юлламасында дәүләт башлыгы һәр милли проектта яшьләрнең мәнфәгатьләрен чагылдырырга боерды.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстан яшьләрен демография, сәламәтлек саклау, туризм һәм мәгариф, фән, мәдәният, торак, экология, эшмәкәрлек, санлы икътисад һәм башка өлкәләрдәге программалар авторлары булырга чакырды.

Мәгълүмати платформаларда идеяләр җыюдан тыш, ачык фикер алышулар үткәрү каралган, аларның нәтиҗәләре буенча конкрет инициативалар оештырылачак һәм яшьләр үзләре дә мәгариф һәм мәдәният, фән һәм юл инфраструктурасына бәйле төрле өлкәләрдә яшьләргә ярдәм итү программалары авторлары булачак.

27 июнь, Россия Яшьләр көнендә, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үзәк студиядән, төрле регионнардан тоташып, трансляция узачак, анда яшьләр лидерлары үткәрелгән ачык сөйләшүләрнең нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр.

Һәр кеше үз идеясен 27 июльгә кадәр теләсә кайсы уңайлы форматта http://nationalprojects.fadm.gov.ru/  сайтында күрсәтә алачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International