Татарстан яшьләре «Аист на крыше» акциясендә катнашты

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Хәтер көне алдыннан Россия шәһәрләрендә актив яшьләр, иҗтимагый оешмалар, хезмәт коллективлары вәкилләре, шулай ук профессиональ җыр коллективлары «Аист на крыше» җырын башкардылар.

Казанда акциядә «Җиңү волонтерлары», «Медик-волонтерлар», «БезБергә»,«Россия студентлар  отрядлары» иреклелек оешмалары лидерлары, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Коллектив хор белән җырны  1 май мәйданында башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International