ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов эшлекле сәяхәт белән Краснодарда булып кайтты.Министр Татарстанның 709 баласы ял иткән «Витязево», «Глобус», «Янтарь», «Приазовец» лагерьлары базалары белән танышты.
«Яхшы шартлар, алдан әзерләнгән персонал, киңкырлы программа – боларның барысы да балаларга ял итәргә генә түгел, ә үзләрендә яңа таланлар, кызыксынулар ачарга, яңа дуслар табарга ярдәм итәр. Без әлеге сменаларның аеруча әһәмиятле булуын аңлыйбыз, укытучылар, балалар, әти-әниләр белән элемтәдә торабыз», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
Исегезгә төшерәбез, 13 июнь көнне Казанның 175 гимназиясеннән 231 бала Кара диңгезгә ял итәргә китте. Барлыгы бу сезонда әлеге мәктәптән 600 якын баланың ял ителүе планлаштырыла. Татарстан балаларының «Глобус» санаториена баруы, шулай ук, 4 һәм 25 июль көннәрендә көтелә.
Кара диңгез юлында балаларны квалификацияле педагоглар, психологлар, медицина персоналы, транспорт полициясе озатып йөрде, ә санаторий базасында алар белән Кубанның «Кеды»педагогик отряды эшли.
Балалар Кара диңгезгә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контроле астында, «Красный крест» оешмасы тарафыннан җыелган акчалар ярдәмендә киттеләр.
Һәр лагерьда төрле юнәлешләр буенча профильле сменалар эшли. Мәсәлән, «Витязево» балалар лагеренда «Җәй буяулары» профильле сменасы уза. Сюжет-рольле уен барышында балалар дөньяның төрле халыклары мәдәниятләренең идеяләрен һәм практикасын өйрәнәләр.
«Приазовец» балалар бакчасында «Хәтерне яңарту 2.0» профиль сменасы уза. Балалар үз хәтерләрен, концентрацияне, тиз арада текстларны анализлый белү, ораторлык сәнгатен өйрәнә, тайм-менежмент нигезләрен һәм инглиз телен өйрәнә.
Кырым Республикасының А. В.Казакевич исемендәге балалар лагеры беренче сменасын тәмамлады, анда 192 яшь татарстанлы ял итте. «Алтын компас» сменасы төрле курслар буенча оештырылган иде – «Карта буенча ориентлашу» һәм «Табигать белән кулга кул тотынып», «Логика», «Туристик минимум», «Страноведение», туристик поход, гитарада уйнау буенча мастер-класслар.
Исегезгә төшерәбез, республика балаларының Кара диңгез ярында ялын оештыруны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Черноморец» республика үзәге башкара.