Казанда Яшьләр көне ачык һавадагы масштаблы фестиваль форматында үтәчәк

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

27 июнь көнне Казанда Россия Яшьләр көне уңаеннан масштаблы фестиваль көтелә. Шәһәр мәйданчыкларында төрле иҗади, спорт һәм белем бирү чаралары каралган.

17.00-20.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда Җәйге поэтик слэм үтәчәк. Әлеге чарада яшь шагыйрьләр һәм язучылар үз иҗаты белән таныштыра алачаклар.

Җиңүчеләр слэм тамашачыларының тавыш бирүе нәтиҗәсендә билгеләнәчәк, ә бер җиңүче исә үзенең иҗаты буенча видео-арт төшерү мөмкинлеге алачак.

Программада:

 

17:00 – Кунакларны каршылау

 

17:30-18:00 –Захар Зорькинның «Нәрсә ул перформанс» темасына  лекциясе

 

19:00-20:00 – Слэмның  I туры

 

20:00-20:30 – Ачык микрофон

 

20:30-22:00 – Слэмның II туры

 

22:00 – Җиңүчеләрне бүләкләү

 

19.00-22.00 сәгатьләрендә Казан паркларында «Время кино» дирекциясе кыскаметражлы һәм тулыметражлы кинофильмнар күрсәтүне оештырачак.

Программада:

21:00 Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы – Режиссер Б.Батулин белән иҗади очрашу

21:00 Горкий-Әмәт урманы – Заманча кино тенденцияләре турында  кинолекция

22:40 «Черек күл» паркы – Заманча кино күрсәтүнең яңа форматлары

Шулай ук, Яшьләр көне уңаеннан, 10.00-17.00 сәгатьләрдә Good Game компьютер клубында кибертурнир үтәчәк.

Бәйрәмнең музыкаль өлеше «Ак Барс Арена»да 12:00дән 22:00гә кадәр узачак. Төп сәхнәдә «ВОЛГА-ВОЛГА»музыкаль фестивале кысаларында иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Параллель рәвештә спорт һәм ретро автомобильләр күргәзмәсе, байк-шоу һәм урта гасыр авылын реставрацияләү дә узачак.

Лайнап:

 

14:00-14:10 – Пауки

 

14:15-14:25 – Joker

 

14:30-14:40 – Грейпфрут

 

14:45-15:00 – The Edge

 

15:05-15:15 – БЛОУКИДД

 

15:15-15:30 – Sir Yoga

 

15:35-16:05 – Nalien

 

16:10-16:40 – ЧУЕВА

 

16:45-17:15 – J-SET

 

17:20-17:50 – Хмельная ворга

 

17:55-18:25 – SILFRED CREW

 

18:30-19:00 – ХОЛИ

 

19:05-19:40 – Дом кукол

 

19:45-20:35 – Братья Грим

 

20:40-21:25 – Анимация

 

21:30-22:22 – ВИА «Волга-Волга» + JUST BRASS

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International