Бүген Казанның тимер юл станциясенә «Без – ил армиясе! Без – халык армиясе!» агитация-пропаганда акциясе кысаларындагы тематик поезд килеп туктады.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Казан гарнизоны җитәкчесенең вазифасын башкаручы полковник Александр Урин, ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, «Юнармия» җитәкчесе генерал-майор Александр Бородин һ.б. катнашты.
«Ел саен без яшьләр белән хезмәттәшлекнең төрле ысулларын табарга тырышабыз, Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә торган эшелон төрле яшьтәге яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм хәтерне саклау өчен шундый ачык мисалларның берсе булып тора. Федераль оештыручыларга безнең матур шәһәребездә катнашу мөмкинлеге барлыгына рәхмәт белдерәбез», - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева үзенең сәламләү сүзендә.
Шәһәр халкы һәм кунаклары 17 тематик вагонда булдылар: «Хәтер юлы», анда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүматларны карау өчен терминаллар урнаштырылган иде. Юнармиядә катнашучылар яшьләр өчен экскурсия үткәрделәр, «Патриотик хәрәкәт» белән таныштырдылар. Россия армиясе солдатлары хәрби техниканы күрсәттеләр, хәрби табибларның COVID - 19 белән ничек көрәшүләре турында сөйләделәр. Егетләр контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу уздылар. «Кыр кухнясы» аеруча ажиотаж уятты: анда һәркем армия боткасын татып карады.
Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан чакырылган артистлар һәм иҗат коллективлары катнашындагы тантаналы концерт үтте.Чараның хедлайнерлары - ВИА «Волга-Волга», «Adrenalin dance team» бию коллективлары.
Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Иҗади яшьләр академиясе.