27 июнь – Россия Яшьләр көне. Күптән түгел без тагын да арттык – хәзер, белгәнегезчә, яшьләрнең яше 35 кадәр дип билгеләнде. 14-35 яшьлеләрнең барысын да бәйрәм белән котлыйм!
Сез барыгыз да шундый төрле – мәктәп укучылары, студентлар, яшь гаиләләр, эшләүче, иҗат итүче һәм спорт белән шөгыльләнүче яшьләр. Һәркем тормышында үз приоритетларын билгели, һәм без, министрлык буларак, әлеге теләкләрне аңлыйбыз һәм аларга җавап бирергә тырышабыз. Кемдер фән белән кызыксына, кемдер милли мәдәниятне өйрәнә һәм сакларга омтыла, кемдер профессиональ карьерасын башлый, кемдер өчен беренче урында – иҗат, ә кемдер вакытын үзенең яңа туган гаиләсенә багышлый. Тик безнең барыбызны бер нәрсә берләштерә – уңай шартларда яшәү теләге, үз эшеңнән тәм алу, безнең кече һәм зур ватанабыз өчен хезмәт кылу.
Яшьләр министрлыгының бурычы-моның өчен Татарстанның һәр почмагында шартлар тудыру. Яшьләр белән 3 ел эшләү дәверендә без барлык юнәлешләрдә дә шактый хезмәт куйдык.
Сез безгә ышанасыз, үз инициативаларыгызны тәкъдим итәсез, кире элемтә бирәсез. Уртак көч белән әңгәмәдә без күп нәрсәләргә ирешәбез һәм бер-бер артлы республика тормышын яхшырак итәрбез.
Татарстан яшьләре, ышанычыгыз өчен рәхмәт.
Бәйрәм белән сезне! Һәрвакыт бер дулкында булыйк, киләчәк сезнең - максатчан, актив, бердәм яшьләр кулында, бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була! Сезгә якты киләчәк, өмет-хыялларыгызның тормышка ашуын, уңышлар телим!
С праздником! Вместе - сможем!