Алтын каләм – Золотое перо: балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXVI республика фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Традицион рәвештә фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашачак. Быел катнашучылар саны 50 кешегә арткан.

Медиасфера профессионаллары белән эшләү һәм укыту, шәхси газета, подкаст, телевизион программа  яки шәхси блог концепциясен булдыру, шулай ук КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә түләүсез рәвештә белем алуда үз көчләрен сынап карау – фестивальнең зур бер мөмкинлеге.

Фестивальнең гаризалар кабул итү кампаниясе 2021 елның 23 июненнән 15 июленә кадәр узачак. Сайлап алу ике этапта бара: беренчесе-портфолио әзерләргә һәм                                              https://forms кgle/rAQgKwzfRTq22jaQA сылтамасы буенча гариза  тутырырга кирәк.                Икенчесе-кушымтада биремне үтәү (шартлар ВКонтакте рәсми төркемендә урнаштырылачак). Йомгаклау исемлекләре 2021 елның 17 июленнән 20 июленә кадәр расланачак һәм билгеле булачак.

2021 елда фестиваль 9 юнәлеш буенча узачак: басма журналистика (рус һәм татар), телевидение, видеоблогинг, радио, подкастинг, дизайн һәм верстка, фотожурналистика, SMM. Яңалыкларның берсе – яңа юнәлеш-подкастинг кертү.

Татарстан Республикасы мәгълүмат кырының актуаль көн тәртибеннән чыгып, фестивальнең 6 төп темасы билгеләнде:

1. «Туган телем – газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре»;

2. «2021-Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы»;

3. « Яшьләр күзлегеннән илкүләм проектлар»;

4. «Авылның көче. Авыл яшьләрен үстерү территориясе»;

5. «XXI гасыр яшьләре: яшүсмерләр белән яшүсмерләр турында»;

6. «Киләчәккә алга: 50 елдан соң журналистика».

Гадәттәгечә, фестивальнең төп җиңүчеләре – Гран-при ияләре Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына, Казан федераль университетында «Журналистика» яки «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча рус һәм татар телләрендә белем алачак. Моннан тыш, катнашучыларның һәркайсы Татарстан Республикасы басмаларында һәм яшьләр оешмаларының, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарының матбугат хезмәтләрендә стажировка үтү мөмкинлегенә ия.

Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте катнашында «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Фестиваль турында өстәмә мәгълүматны рәсми төркемдә һәм Instagram аккаунтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International