Казанда «ЯРАТ» яшь әти-әниләр фестивале узачак

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 июль көнендә «ЯРАТ» яшь әти-әниләр фестивале узачак. Чара Горький-Әмәт урманы мәйданчыгында планлаштырыла.

Фестиваль программасында – лекторийлар, интерактив программа, иҗат коллективлары чыгышы, балалар һәм зурлар өчен уеннар. Фестиваль кунаклары өчен кызыксынулар буенча төрле мәйданчыклар һәм конкурслар каралган: әниләр мәктәбе, әниләр һәм балалар өчен ярминкә,  коляскалар парады, гаилә өчен костюмнар парады, бию флешмобы һәм партнерлардан бүләкләр уйнату.

Чакыруларны сылтама буенча алырга мөмкин.

Фестивальне оештыручылар - Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «МамаПати» командасы.

Исегезгә төшерәбез, «Ярат» яшь гаиләләр берләшмәсе узган елны «О-чаг» республика яшь гаиләләр форумы нәтиҗәләре буенча барлыкка килде.

Берләшмә  - рәсми рәвештә гаилә буларак( 5 елдан кимрәк) теркәлгән яисә гаилә төзергә планлаштыручы яшьләр өчен ачык мәйданчык. Берләшмәнең максаты-яшь гаиләләрнең төрле мәсьәләләрен хәл иткәндә дәүләт һәм халык арасында конструктив әңгәмә булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International