Нәниләр йөгерүе, лекторий һәм коляскалар парады: Казанда яшь гаиләләр фестивале узачак

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Һәр гаилә күңеленә хуш килгән мәйданчыкны сайлый ала - «Ярат» фестивалендә барлык актуаль сорауларга җавап бирүче программа әзерләнде. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә фестивальне оештыручы, министрлык вәкиле Анна Гәрәева хәбәр итте.

Татарстан Республикасының «Ярат» яшь гаиләләр фестивале 11 июль көнне «Горький-Әмәт урманы» паркында узачак. Чара 11.00дән 19.00 сәгатькә чаклы барачак. Программада – нәниләр йөгерүе, коляскалар парады, «Минем гаилә» фэмили-лук күргәзмәсе, яшь гаиләләр республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү, яшь әти-әниләр мәктәбе һәм лекторийла.шулай ук, 2-12 яшьлек балалар өчен остаханәләр булачак. Программаны тулырак рәсми сайтта карарга була.

Быел «Минем гаиләм» фэмили – лук гаилә образы конкурсы Татарстан халыкларының милли костюмнарын саклауга юнәлдерелгән. «Яшь гаиләләр фестивале – безнең республиканың меңләгән гаиләләрен берләштерә торган мәйданчык, яңа белемнәр алу, яңа дуслар табу һәм табигатьтә якыннары белән вакытны бик яхшы уздыру мөмкинлеге», – дип йомгак ясады Анна Гәрәева.

Фестивальдә теләгән һәркем катнаша ала: моның өчен сайтта бушлай билет алырга кирәк. Яшь буенча чикләүләр юк. «Фестиваль һәм безнең берләшмә – Татарстанның барлык гаиләләре өчен ачык мәйданчык. Без бергә аралашабыз, өйрәнәбез һәм безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булышабыз. Социаль торак, ипотека темалары буенча иң популяр мөрәҗәгатьләр – без һәркемгә, профильле белгечләрне җәлеп итеп, комплекслы җавап бирәбез», - дип билгеләп үтте «Ярат» ТР яшь гаиләләр берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International