ФОРМART стрит-арт фестивале: гаризалар кабул итү 14 июльгә кадәр озынайтылды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Идел буе федераль округының «ФОРМART»стрит-арт фестиваленә гаризаларны 14 июльгә кадәр бирергә мөмкин.

Фестивальнең максаты-урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнар иҗатына ярдәм итү, Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыру.

Анда Идел буе федераль округы территориясендә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар  чакырыла.

Конкурс эшләре өчен төп тематика: илнең үсеш потенциалы һәм «Киләчәккә караш» бердәм бренды астында яңа технологияләр. Тематик юнәлешләр: яңа технологияләр, кеше һәм фән, киләчәк дөньясы. Темаларның һәрберсе турында тулырак сайтта белергә мөмкин .

Конкурста катнашу өчен катнашучының анкетасын һәм югары дәрәҗәдәге рәсем ясау рәвешендә яки компьютер технологияләрен һәм график программаларын кулланып башкарылган конкурс эшен (сәнгать эскизы яки эш фотосын) үз эченә алган гариза тапшырырга кирәк.

Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле билгеләр һәм иҗатны үстерүгә акчалата грантлар алачак. Шулай ук регионда иң яхшысы үз идеясен Казан урамнарында тәкъдим ителгән шәһәр тирәлеге объектларына да тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International