Татарстан активистлары Владимир Путин белән турыдан-туры эфирда катнашты

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

 

Татарстан активистлары РФ Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры эфирда катнашты.Бүген «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалистлары белән элемтә ясалды. Бүгенге көндә алар «Артек» халыкара балалар үзәгендә ял итәләр.

«Озын тәнәфес»нең йомгаклау атнасы 7 июльдән 14 июльгә чаклы сузылачак. Бәйгенең сайлап алу биремнәре онлайн-уен форматында узды. 5-7 сыйныф укучылары сынауларны 12 юнәлеш буенча үтәчәк; фән һәм технологияләр, сәнгать һәм иҗат, журналистика һәм яңа медиа, урбанистика, экология, сәламәт яшәү рәвеше, тарихи мирас, волонтерлык, туризм, яшьләр эшмәкәрлеге, белем бирү технологияләре һәм дәүләт куркынычсызлыгы. Бәйгедә 1, 1 кеше катнашты, финалга 639 кеше чыкты.

Татарстан Республикасы данын конкурс финалында 8 кеше яклый. Ярышларның йомгаклау этабы форсайт-сессия форматында үтәчәк. Сессия барышында укучылар командаларга берләшәчәк һәм «Киләчәк мәктәбе» — «Озын тәнәфес» мәктәпләре» проекталырн ясауга  керешәчәкләр, шулай ук социаль челтәрләрдә балалар берләшмәләренең проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Конкурста җиңүчеләр Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр «Озын тәнәфес» поездында сәяхәткә чыгу мөмкинлегенә ия булачак.

«Озын тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, Роспатриотцентр һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International