Биләрдә «Cәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының өченче SELET BILER FORUM форумы үтте. Сменада «Сәләт»нең җәйге профильле сменаларына конкурс сайлап алуын узган сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр катнашты. Йомгаклау кичәсендә сменага нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Форумга «Сәләт» берләшмәләренең 8 профиль сменалары килде: «Сәләт – Раушан», «Сәләт – Биләр каласы», «Сәләт – Батыр», «Сәләт – Азнакай», «Сәләт – Рухият», «Сәләт – Тулпар», «Сәләт – Яр Чаллы», «Сәләт – Саба».
Белем бирү программасы тренинглар форматында киләсе темаларга узды: критик фикерләү, аңлылык, стрессларга чыдамлык, эмоциональ интеллект, адаптивлык, ихлас аралашу, үз-үзеңә ышаныч.
Коуч һәм бизнес-тренер Эльвина Бабаева катнашучыларга ничек үз-үзеңә ышаныч арттыру, стресска бирелмәү, игътибарлы булу турында сөйләде.
«Сәләт» форумы еллар буе үз статусын саклап кала, бу - идеягә күпьеллык тугрылыкның гаять сирәк очрагы.
Нинди дә булса юнәлеш биреп була, әмма хәрәкәтне саклап калу катлаулы, ә «Сәләт» исә форумнарын үткәрү сыйфатын даими арттыра,-дип сөйләде Эльвина Бабаева. – Балалардан, биредә аларга барыннан да күбрәк нәрсә ошый дип сораганда, алар атмосфера дигән җавап бирәләр. Алар үз берләшмәләренең төп трансляторлары, аларның дәртләре, янып торган күзләре, энергетикалар шул дәрәҗәдә көчле, башкаларның да, шул рәвешле, монда киләселәре килә! Форум үзпрезентациянең бик күп формаларын күздә тота: шәхси һәм төркемле».
Лагерьлар үзара спорт чараларында – футбол, волейбол, стритбол, шахмат, су полосы юнәлешләрендә ярыштылар.
Катнашучылар өчен бай мәдәни программа оештырылды. Командалар үзләренең презентацияләрен тәкъдим иттеләр, хорлар көрәшендә ярыштылар, «Comedy Biler» тамашасында шаярттылар.
SELET BILER FORUM сменасына форумның башында торган Рәдис Кәбиров чакырылган иде.
«Биләргә килгән саен, Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романын күз алдыма китерәм. Безнең ата-бабаларыбыз, үз кавемнәре белән җыелып, уртак бурычларны хәл иттеләр, киләчәккә планнар кордылар, киңәшләштеләр. Хәзер безнең лагерьлар бу эшне башкара. Биредә төрле юнәлештәге аланнар очраша, алар аралашалар, ярышалар, дуслар табалар. Бу – Сәләт миссиясе - балаларны берләштерү һәм дуслаштыру», - дип сөйләде Рәдис Кәбиров.
Смена дәвамында «SeletLive» туры эфирлар студиясе эшләде. Турыдан-туры эфирлар һәр көнне узды. Лагерьларны тәкъдим итү, «Comedy Biler» шоуы һәм йомгаклау концерты махсус чыгарылышлар кысаларында туры эфирда узды.
Форумның дүртенче сменасы - MEDIA BILER FORUM 14-18 июль көннәрендә узачак. Сменада түбәндәге юнәлешләр буенча белем бирү чаралары узачак: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләр һәм ТВ-журналистика, блогинг һәм подкастлар.