Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе ил хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте

2021 елның 9 июле, җомга

Россия инде елдан артык пандемия шартларында яши һәм эшли. Без берничә дулкынга сузылган вирус йогышын гына җиңмәдек. Без, кешеләр ихтыярын парализлап, бөтен җәмгыятьне колачларга янаган психозны җиңдек. Үз-үзеңне саклау өчен фатирларда качып яту  куркынычы гражданнарны инде куркытмый.

Президент һәм Хөкүмәтнең гамәлләре икътисадка сакланып калырга ярдәм итте. Хезмәт базары торгызыла, предприятиеләр тулы көчләренә эшли башлый.

Тик вирус янәдән үз формаларын үзгәртә һәм безгә зыян китерергә тели.

Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган, авырудан котылырга яки аның авырлыгын йомшартырга булыша торган вакциналар эшләп чыгара һәм җитештерә.

Прививкалар бердәм иммунитет булдырырга ярдәм итә, ул зыян китерүче вирус йогышын булдырмаска тырыша. Әмма аңа каршы көрәшнең уңышы безнең уртак тырышлыгыбыздан тора. Хәзер Россия медицина учреждениеләре бушлай прививка ясау мөмкинлеге бирә-күп кенә башка дәүләтләр гражданнары исә әлеге мөмкинлектән мәхрүм. 

Бүген безнең бурыч-үз-үзебезгә  һәм илгә ярдәм итү. Безгә медицина белгечләрен, галимнәрне тыңларга кирәк, ә алар телендә киләсе факт тора: вирустан коткару - күпләп вакциналаштыру ул, ә бүген бездә ул башка илләргә караганда түбәнрәк.

Көрәш өчен исән булырга кирәк.

Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләрең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививканы яса.

Имин хезмәт итү өчен прививка яса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International