«Яшь гаилә» социаль ипотекасына бер ел: аны тормышка ашыру нәтиҗәләре

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Республиканың 31 муниципаль берәмлегеннән меңнән артык яшь гаилә «Яшь гаилә» социаль ипотекасында катнашырга теләк белдергән иде. 450 гаилә инде тораклы булды.

Моннан нәкъ бер ел элек Татарстан Республикасы социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе расланды – ул барлык яшь гаиләләрнең, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче, индивидуаль эшкуарларның һәм үзмәшгульләрнең катнашу критерийларын һәм шартларын билгеләде. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы тәкъдим иткән инициатива Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Программада һәр яшь гаилә катнаша ала. Заявка ир яки хатын исеменнән бирелә. Тулы булмаган гаиләдә 35 яшькә кадәрле әти(әни) бирә.

«Яшь гаилә» программасы шартлары буенча, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык ташламалы норма буенча билгеләнә – яшь гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан да артмаган  күләмдә, мондый шартлар бөтен республика буенча гамәлдә. Шулай ук, претендентның теркәлү урыны, яшәү һәм  хезмәт эшчәнлеге Татарстан Республикасы территориясендә булырга тиеш.

Социаль ипотека программасында катнашучылар торак өчен беренчел взносның 10 процентын җыйганда, сатып алынган фатирны тиз арада күчерү өчен сайлап алу мөмкинлегенә ия булалар. Дәүләт торак фонды билгеләп үткәнчә, яшь гаилә, катнашуга гариза биргәннән соң, бер айдан соң яңа фатирга күченергә мөмкин.

Моннан тыш, социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр бала туган өчен Дәүләт фатир бәясеннән 200 сум акчаны күчерә.

«Яшь гаилә» социаль ипотека программасына  учетка басу  өчен гариза бирүче теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

«Яшь гаилә» социаль ипотека программасы, муниципаль берәмлекләрдә документлар һәм контактлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлык сайтында «ТР яшьләренә торак» тематик бүлегендә белергә мөмкин.

Узган айларда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча ике тапкыр республика туры эфиры үткәрелде, анда экспертлар һәм министрлык һәм ведомство вәкилләре торак шартларын яхшыртуда яшьләргә һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча гамәлдәге чаралар турында җентекләп сөйләделәр, трансляцияләрне ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Youtube – каналында карарга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International