Татарстанда «Эзләнү фронты» дип аталган эзтабарларның җәйге мәктәбе эшләде. Ул ел саен үткәрелеп килә. Быел 7 нче тапкыр үткәрелде. Анда Россиянең 23 регионыннан 200 кеше катнашты.
Ул хәрби археология, анатомия, куркынычсызлык техникасы, ВИПЦ сайты белән эшләү, эзләнү эшен документлаштыру һәм фотофиксацияләү, интернет позицияләү нигезләре, презентацияләр буенча лекцияләр һәм практик дәресләрне үз эченә алган. Моннан тыш, беренче тапкыр щупов эзләү, ДНК – идентификацияләү, шәхеснең сөякләре буенча тәңгәлләштерү турында лекцияләр укылды.
Эзләнү эшләре барышында яшь эзтабарлар уку барышында алган белемнәрен практикада куллана алдылар: модельләштерелгән казу шартлары булдырылды.
Белешмә:
«Эзләнү фронты» бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе – ул «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары – эзтабарлар өчен Россиядә беренче даими эшләүче уку курслары. Проект ел әйләнәсендә 2016 елдан бирле гамәлдә. Биш ел эчендә мәктәптә Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 1624 эзләнүче белем алды.
Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте.