Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы эшләүче яшьләрне фестивальгә чакыра

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан яшьләрен эшләүче яшьләрнең «Биектә» дип аталган россиякүләм иҗади фестивальгә чакыралар. Фестиваль 10-15 сентябрьдә Ставропольдә үтә. Ул бөтен Россиядән 18-35 яшьләрдәге 2500 яшь кешене берләштерә. Фестиваль Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Ул белем бирү программасы һәм иҗади конкурс юнәлешләрен үз эченә ала.

Проектта 18-35 яшьтәгеләр катнаша ала. Аның өчен сылтама буенча гариза  тутырырга кирәк. Гаризалар 9 августка кадәр дәвам итә.

Фестивальнең иҗади программасы 8 юнәлештән тора: «Музыка», «Бию», «Театр»,  «Оригиналь жанр», «Журналистика», «Видео», «Арт» һәм «Фәнни слэм». Катнашучылар индивидуаль һәм команда номинацияләрендә көч сынашачак. Фестиваль нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачеты оештырылачак.

Иҗади программаның экспертлары һәм жюри әгъзалары-Россия Федерациясенең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, шул исәптән режиссерлар, музыкантлар һәм хореографлар. Алар арасында 20 дән артык фильм һәм сериалларда төшкән Россия театр һәм кино актрисасы Ксения Суркова, International Dance Center сәнгать җитәкчесе һәм баш хореографы, Ленинград үзәге шоу-пространствосы хореографы, Беренче каналдагы «Dance Революция» телепроекты хореографы Борис Шипулин, «SDVIG» Казан камера театрының сәнгать җитәкчесе, Константин Хабенскийның «АРТХАБ» арт-резиденциясе арт-директоры Александр Фельдман һәм башкалар бар.

Фестивальнең белем бирү блогы барлык катнашучылар өчен гомуми программа һәм махсус курс тәкъдим итәчәк. Алар фестивальдә катнашучыларның иҗади эшләрен дәвам итәчәк, аларга үз иҗатларына яңача карарга ярдәм итәчәк.

Фестиваль дәвамында Ставрополь шәһәренең ачык мәйданчыкларында ял һәм күңел ачу программасы оештырылачак. Кичке вакытта Ставрополь крае халкы һәм кунаклары өчен Владимир мәйданында Россия эстрадасы йолдызлары концертлары оештырылачак.

Фестивальне Ставрополь өлкәсе Хөкүмәте, яшьләр эшләре Федераль агентлыгы һәм «Россия яшьләр берлеге»гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештыра.

Белешмә:

«Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы – Россиянең иң массакүләм, дәүләтнеке булмаган, коммерцияле булмаган, социаль юнәлешле яшьләр берләшмәләренең берсе. РСМ оешмалары Россиянең 75 төбәгендә, шулай ук 675 муниципаль берәмлектә һәм мәгариф оешмаларында эшли. РСМ эшчәнлегенең төп юнәлешләре: яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү; яшьләргә патриотик тәрбия бирү; талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Ел саен бөтен Россия буенча 4 миллионга якын яшь кеше 12 федераль программада һәм 200 төбәк проектында катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International