22-26 июль көннәрендә Биләрнең тарихи-археологик музей-тыюлыгында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының бишенче сменасы – IT БИЛӘР ФОРУМ узачак.
IT БИЛӘР ФОРУМ кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мәгълүмати технологияләрнең аерым роленә инанучыларны берләштерәчәк. Әлеге смена кысаларында форумның төп юнәлешләрен ачучы профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес.
Экспертлар катнашындагы дискуссия мәйданчыклары форум катнашучыларын цифрлы дөньяга гына түгел, мавыктыргыч бизнес-даирәгә алып керәчәк.
Форумда катнашучылар - Сәләт берләшмәсенең Региональ Клубы лидерлары, Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары, төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр, Россия Федерациясенең күрше төбәкләре фәнни конференцияләре җиңүчеләре һәм призерлары яки Сәләт берләшмәсенең профильле сменасына конкурс сайлап алу этабын узган укучылар.
Спикерлар арасында – Татарстанның топ-блогеры, шәхси бренд һәм блогсферасы буенча спикер, ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Алинә Гыймалетдинова, продюсер, Мәскәүдә телевизион программалар режиссеры юнәлеше буенча Телевидение Мәктәбен тәмамлаучы Надежда Болдова, SkySmart онлайн-мәктәбе укытучыларының адаптация бүлеге җитәкчесе, операцион проджект-менеджер Дарья Бондарева, Программист, University of Illinois at Chicago программалаштыру буенча грант алучы Дарья Сабирова, видеомейкер Артем Пронин, “ОЗОН”дагы информацион системаларны эшләүче Дмитрий Холодов, Мәскәү политехника университеты укытучылары һәм башкалар.
Смена кысаларында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенны оештырылачак. Алып баручысы - телевизион проектның Бәллүр ябалагы иясе Денис Галиәкбәров.
Теләге булган һәркем өйдән чыкмыйча, «Сәләт» форумының онытылмаслык атмосферасына чума алачак. «SeletLive» уникаль проекты территориядәге вакыйгаларны күзәтергә, онлайн-режимда яңалыкларны белергә мөмкинлек бирәчәк. Трансляцияләр форумның рәсми аккаунтларында Instagram да, ВКонтакте һәм YouTube та алып барылачак.