«Алтын каләм-Золотое перо» фестиваленең Гран-при ияләре билгеле булды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Казанда «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды.

Фестивальнең төп бүләге – Гран-прига Биектау районыннан Анастасия Миронова (рус телендә басма журналистика) һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов (татар телендә басма журналистика) ия булды. Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына КФУда «Журналистика» белгечлегендә укыячаклар.

«Бүген минем иң зур хыялым тормышка ашты-мин фестивальнең Гран-при иясе булдым. Фестивальдә беренче катнашуымда ук җиңә алуымны күз алдына да китерә алмадым. Дөресен генә әйткәндә, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Барыннан да элек, мин үз кураторларыма һәм безнең юнәлештәге егет-кызларга рәхмәт белдерәсем килә. Аларның ярдәменнән башка бернәрсә дә булмас иде», - дип уртаклашты Булат.

Анастасия дә Булатның хис-тойгыларын уртаклаша һәм Гран-при ярдәмендә ул алга таба да журналистика өлкәсендә үсәчәк, дип ышана. «Мин үземне лаеклы күрсәтермен һәм үз материалларым белән кешеләргә яңа мәгълүмат, шулай ук уңай эмоцияләр алып барачакмын», – диде җиңүче.

Фестивальнең тантаналы ябылышында мәртәбәле кунаклар катнашты, алар арасында – ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча дума комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, РФ атказанган артисты, ТР халык артисткасы Лия Заһидуллина, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «ШАЯН ТВ» телеканалы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова, «Anadolu» Төркия Республикасы Баш мәгълүмат агентлыгы Башкарма директоры Бора Байрактар, министрлыкның проектларга һәм инициативаларына стратегик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Динар Хафизов һәм башкалар катнашты.

Римма Ратникова фестивальдән соң бирегә килгән балалар тулысынча үзгәрә, дип саный. Нәкъ менә ул күпләргә журналистиканың нәрсә икәнен һәм бу һөнәрдә кеше үзен күрүен аңларга ярдәм итә. – Бу биш көн бер мизгел кебек узды. Сез әлеге фестиваль чорыннан максималь белем алырсыз дип өметләнәм. Бу  фестивальдә һәркем үзе лаеклы булган урынга чыга. Ышанам, балалар безнең жюри карарын кабул итәрләр һәм бу карар шик тудырмас, – диде Римма Ратникова.

– «Алтын каләм – Золотое перо» фестивале инде күп еллар үзенең кирәклеген һәм дәрәҗәсен раслый. Кичә дә, бүген дә, киләчәктә дә ул безнең яшь талантларны иҗади юлга җибәрүче төп конкурсларның берсе булачак, - диде Илдар Гыйльметдинов. – Мин бу фестиваль белән бик горурланам. Күп кенә катнашучылар танылган журналистлар булдылар, төрле басмаларда, хәтта чит илләрдә эшлиләр. Журналистика-ул хезмәт. Сез моңа әзер булырга тиеш,

Шамил Садыйков үз чыгышында журналист һөнәренең җәмгыять өчен иң кызыклы һәм файдалы һөнәрләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Ул «Татмедиа» ның сәләтле балаларны кабул итәргә һәрвакыт әзер булуын искәртте. Моның өчен «Татмедиа»да яңа жанрларда төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

Исегезгә төшерәбез, биш көне дәвамында 100дән артык катнашучы чын редакцияләр режимында эшләде. Эш һәм укыту ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә алып барылды. Фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар катнашты. Фестивальнең финал этабы барышында рус һәм татар телләрендә газеталар басылды, теле - һәм радиотапшырулар, подкастлар әзерләнде, SMM буенча кейслар һәм йөзләгән репортаж эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International