Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре V Яшь дипломатларының V юбилей форумын ачу тантанасы узды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Яшь дипломатларының юбилей V форумын ачу тантанасы узды. Форумда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең тышкы сәяси ведомстволарының 12 яшь хезмәткәре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының 9 яшь дипломатлар советы әгъзасы, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре буенча Федераль агентлыкның «Яңа буын» программасында катнашучы 16 кеше һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча (Россотрудничество) катнашты.

Форумның төп темасы- Дипломатия һәм ИХО илләренең заманча халыкара мөнәсәбәтләргә керткән өлеше, Якын Көнчыгышта коллектив  иминлек, Россия – ИХО линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерү перспективалары .

Пленар сессиянең кунаклары: Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Халыкара эшләр буенча Федерация Советы Комитеты Рәисе Григорий Карасин, чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык җитәкчесе Евгений Примаков, Россия Федерациясенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков, ИХО яшьләр форумының Евразия төбәк офисы директоры Эльмаддин Мехдиев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов.

Чараны Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков ачып җибәрде.  Форумда катнашучыларга Министр Сергей Лавровның сәлам хатын укыды. «Яшьләрнең иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән сезнең эшегез ярдәмгә лаек. Бүген Россиянең Якын Көнчыгыштагы иминлек һәм ИХО илләре белән хезмәттәшлек перспективаларын карау кирәк. Ышанам, сезнең яңа очрашуыгыз тыгыз элемтә урнаштыруга ярдәм итәчәк, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга өлеш кертәчәк», — дип ассызыклады Константин Колпаков.

Россия һәм Ислам илләре арасында 15 еллык элемтә илебез һәм партнер-дәүләтләребез өчен мөһим вакыйгаларга бай булды, дип билгеләп үтте Федерация Советының Халыкара эшләр  комитеты рәисе Григорий Карасин. «Без хәзерге заман дөнья төзелеше проблемалары буенча балансланган алымнар нигезендә якынлаштык, күп полярлы дөньяны формалаштыру шартларында цивилизацияләрнең конфликтсыз хезмәттәшлек итү мөмкинлеген раслап, үзара хезмәттәшлек үрнәге булып тордык. Сез моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйсыздыр, кайбер илләр санкция карарларын көчләп тагарга омтыла», - дип өстәде Григорий Карасин.

Үз чиратында Дамир Фәттахов, чит илләр эшләре министрлыгының Яшь дипломатлар советы белән берлектә үткәрелә торган чаралары «Казансаммит»ның аерылгысыз өлеше булып тора, дип билгеләп үтте. Форум «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

«Биш ел эчендә Форумда 30 илдән 120дән артык вәкил катнашты. Форумда катнашуга без шулай ук узган елларда катнашучыларны һәм ватандашларыбызны җәлеп итәбез. 2014 елдан ИХО илләре һәм яшьләр дипломатиясе академиясе арасында яшьләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып барыла.


Даими рәвештә ИХО моделе, мәдәни һәм белем бирү программалары уза. Татарстан Республикасы вәкилләре ел саен Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы оештыра торган чараларга баралар. Яшьләр дипломатиясен үстерү, Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту – безнең министрлык өстенлекләреннән берсе».  Быел форумда дөньяның 18 иленнән яшь дипломатлар катнаша. Без KAZANSUMMIT кысаларында системалы рәвештә әлеге мәйданчык Россия һәм ИХО илләренең яшь дипломатларының даими хезмәттәшлеген гамәлгә ашыруын телибез. ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда яңа импульс булыр дип ышанам. Саммит кысаларында нәтиҗәле эш телим.» - диде яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Форумны оештыручылар: Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлары Советы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре  министрлыгы һәм яшьләр дипломатиясе академиясе.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International