Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең V Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза. Очрашуда Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 5 ел эчендә Яшь дипломатлар форумында 30 илдән 120дән артык вәкил катнашты. Форум «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда яшьләрнең иҗади потенциалын интеграцияләүче берничә проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, «Сәләт» хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан талантлар ачык университеты һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанның мөселман илләре белән эше төрле юнәлешләр буенча алып барыла, шул ук вакытта сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өстенлекле юнәлеш булып тора.

V Яшь дипломатлар форумында ИХО илләренең тышкы сәяси тармакларының 12 яшь хезмәткәре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар Советының 9 әгъзасы, «Яңа буын»Россотрудничество программасындагы 16 кеше катнашты. Форумның төп темасы «Соңгы дөньяда Дипломатия һәм ИХО илләренең заманча халыкара мөнәсәбәтләргә керткән өлеше, Якын Көнчыгышта күмәк Иминлек, Россия – ИХО линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерү перспективалары».

Форумны оештыручылар: Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Россотрудничество федераль агентлыгы ярдәмендә Яшьләр дипломатиясе академиясе.

Белешмә:

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумы-танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, дипломатлар, хакимият вәкилләре катнашында дөнья дәүләтләренең тышкы сәяси идарәләренең гамәлдәге яшь хезмәткәрләре өчен уникаль дискуссия мәйданы.

Беренче форум «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit-2016»VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International