Татарстан Президенты ИХО илләренең VII Казан яшь эшмәкәрләр форумының иң яхшы стартап-проектлары белән танышты

2021 елның 30 июле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең VII Казан яшь эшмәкәрләр форумында катнашучылар белән очрашты һәм иң яхшы стартап-проектлар белән танышты. Очрашуда Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды

Быел форумда катнашу өчен дөньяның 41 иленнән 350дән артык гариза бирелгән, шулардан 131 стартап сайлап алынган. Питчингта 37 иң яхшы проект катнашты.

Рөстәм Миңнеханов яшь эшкуарларга Казан форумына карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Президент билгеләп үткәнчә, яшь буын һәм дөнья бизнес-бергәлегенең тырышлыкларын берләштерү иң актуаль икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү нигезе булачак.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән стартапларның потенциалын югары бәяләде.«Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшкуарларының Казан форумында катнашу сезнең проектларны тормышка ашыру һәм үстерү өчен мөһим инструмент булыр дип өметләнәм», - дип өстәде ТР Президенты.

Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумының Евразия региональ үзәге, Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән, «Россия – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы һәм ИХО яшьләр форумы.

Белешмә өчен:

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшкуарларының Казан форумы 2014 елдан башлап ел саен уздырыла, ул, ИХО илләреннән һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартапларны, инвесторларны һәм тармак экспертларын җәлеп итә. 2014 елдан 2020 елга кадәр форумда 50 илдән 1000нән артык вәкил катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме $2 млн. нан артык санны тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International