Бүген Татарстанда «Экотренд» Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия сменасын ачу тантанасы булды. Форумга Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм илнең 17 төбәгеннән хәрәкәтнең 1000нән артык активисты килде. Катнашучыларның яше-12дән 17 яшькә кадәр. Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма директоры Ирина Плещева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
Форумны ачып, Олег Машковцев ил өчен экология темасының әһәмиятен ассызыклады. «Идел буе һәрвакыт мәктәп укучыларына үз талантларын күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылуы белән дан тотты. Сез монда фикер алыша торган мәсьәләләр ил, сезнең төбәкләр үсеше өчен бик мөһим. Президент Владимир Путин сезне – яшь кешеләрне, мәктәп укучыларын экология мәсьәләләренә: акцияләргә, ирекле инициативаларга җәлеп итүнең мөһимлеген берничә тапкыр билгеләп үтте. Сезне ишетсеннәр һәм күрсеннәр өчен. Чынлыкта, бу безнең экологиябез, шәһәрләребез, киңлегебез чиста булуы өчен мөһим», - диде ул.
Чара «Leaders Biler Forum»Х Халыкара яшьләр белем бирү форумы мәйданчыгында үткәрелә.
Дамир Фәттахов Татарстан Республикасында форумны үткәрүнең югары әһәмиятен билгеләп үтте. «Безнең өчен «Экотренд» беренче Бөтенроссия форумында илнең иң яхшы яшь экоактивистларын җыю - зур дәрәҗә. Яшүсмерләр белән очрашуларда мин еш кына иң мөһим темаларның берсен ишетәм, ул да булса әйләнә-тирә мохит турында кайгырту. Бу яшьләрнең төгәл һәм аңлаешлы таләбе. Һәм без бу сорауга РДШ белән берлектә җавап бирәбез. Биредә Россиянең 17 регионыннан 1000нән артык яшь һәм актив бала җыелды. Ышанам, бу форум бу өлкәдә яшьләр үсешенә яхшы импульс бирәчәк. Белемнәр, социаль элемтәләр-болар барысы да балаларга үз шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә яшәүне уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк», - дип нәтиҗә ясады Дамир Фәттахов.
Форум программасында #немузеймусорадан мастер-класс, экология өлкәсендә әйдәп баручы федераль экспертлардан лекцияләр һәм балаларга үзләрендә яңа талантлар ачарга ярдәм итәчәк чаралар: спорт уеннары буенча чемпионатлар, интеллектуаль турнир һәм «SeletVision» концерт программасы. Катнашучылар экологиянең иң актуаль мәсьәләләре белән танышалар һәм аларны хәл итү турында үз тәкъдимнәрен формалаштырачаклар.
«Сез безнең җирне бармак очларына кадәр тоючылар. Менә бу җир, ватан һәм тамырлар белән бәйләнеш-бүгенге буынны тасвирлый. Сез иртәне кечкенә принц кебек башлыйсыз: тордыгыз, үзегезне тәртипкә китердегез,ә аннары галәмне дә! Әгәр дә сез хәзер үзегезнең даими гадәтегез белән эшләсәгез, өйгә, үз регионнарыгызга әйләнеп кайтсагыз, һәм бу белемнәрне үз үрнәгегез белән бармак очларында тапшырсагыз, безгә илебезнең нинди булуы һәм нинди булачагы өчен оят булмаячак. Экология-ул киләчәк турында түгел. Экология - ул безнең бүгенгебез», - дип билгеләп үтте Ирина Плещева.
Инде дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы мәктәп укучылары хәрәкәте «Сәләт» яшьләр оешмасы белән хезмәттәшлек итә һәм иҗади тандемда республика гына түгел, Россия Федерациясе дә мәктәп үзидарәсе лидерларын берләштерә торган ачык сменалар үткәрә. Ел саен «Leaders Biler Forum»ның 1200 активисты катнаша.
Балалар барлыгы 75 тематик сессиядә катнашачаклар, анда табигатьне саклауның нәтиҗәле ысуллары турында беләчәкләр, уңышның нәрсәдән башлануын һәм тормыш юлын ничек сайларга кирәклеген аңларларлар.Шулай ук форумда катнашучыларны оешманың тарихы, гореф-гадәтләре һәм проектлары белән таныштырачак ТР балалар сәнгать мәктәбеннән өч масштаблы интерактив уен үткәрү планлаштырыла.