Краснодарда «Социаль десант – 2021» яшьләр мохитендә социаль-негатив күренешләрне профилактикалауг буенча Бөтенроссия фәнни-белем бирү форумы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның гран бәйгесе нәтиҗәләре ясалды.
Татарстан данын форумда ике активист яклады: «Форпост» Республика үзәгендә яшьләр белән эшләү буенча белгеч Диләрә Вилданова һәм «Без — ул дөнья!» Республика яшьләр программасы җитәкчесе Андрей Егоров.
Офлайн һәм онлайнда 200 катнашучы булды: төбәкләрдә дәүләт яшьләр сәясәте белгечләре, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия аппаратлары әгъзалары, профильле иҗтимагый оешмалар һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре.
Яшьләр һөнәри эшчәнлектә катлаулы очракларны барладылар. Командаларда кейсларның тасвирламасын төзеделәр, аннары аларны хәл иттеләр. Турнирның җиңүчесе итеп «Вектор» командасы билгеләнде, ул яшьләрне деструктив хәрәкәтләргә һәм берләшмәләргә җәлеп итү ситуациясен чиште.
Катнашучылар интерактив лекцияләрдә, уенлы гамәли дәресләрдә булдылар, төркем һәм индивидуаль проект эшләрен башкардылар.
Чара Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан наркотикларга каршы дәүләт комитеты һәм Краснодар Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелде.