Югары Ослан районында ел саен үткәрелә торган «Авангард» хәрби-тактик страйкбол уенына нәтиҗә ясалды. Уенда 150 кеше катнашты: студентлар, эшче яшьләр, шулай ук «Форпост» үзәге активистлары. Смена кысаларында катнашучылар сюжетлы уеннарда катнаштылар: уен тәртипләре буенча һәр команда биремнәр ала, шул биремнәрне, оештыручылар алдан уйлап куйган кыенлыкларны җиңеп, төрле тактикалар кулланып, 24 сәгать эчендә башкарып өлгерергә кирәк.
Уеннар яшьләрдә пейнтбол, страйкбол, лазертаг кебек хәрби-тактик, гамәли спорт төрләренә кызыксыну уяту максаты белән үткәрелә.
Чараны оештыручылар - «Курс» Региона ль яшьләр оешмасы белән берлектә «Форпост» Республика үзәге.