Биектау районының «Кокачык» Аэродромы базасында «Рубеж» профиль сменасы үтә. Сменада 14-17 яшьтәге 113 кеше катнаша.
Смена яшьләрне экстремаль шартларга күнектерү, комфорт зонасыннан чыгу, белем бирү программалары аша ихтыяр көчен һәм мотивацияне үстерү максатыннан үткәрелә. Смена кысаларында катнашучылар үзләрен физик яктан гына түгел, ә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында алга таба куллану өчен яңа белемнәр һәм күнекмәләр ала алачаклар.Смена программасына тактика, кул көрәше, туризм, лазертаг уены, Workout һәм OCR буенча класс кертелгән. Шулай ук РКК солдатларын мәгълүмати яктырту, кием-салым һәм корал буенча лекцияләр һәм тренинглар каралган.
«Рубеж» сменасының үзенчәлеге һава-десант әзерлегендә, анда «Коркачык» Аэродромы инструкторлары укыту-тренировка мастер-класслары үткәрә. Лагерь ахырында иң актив балалар парашют белән сикерү мөмкинлеге алачак.Смена «Форпост» республика үзәге белән берлектә «Курс» төбәк яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылган.