Казан 13 нче тапкыр дөнья брейк-дансы башкаласы булачак

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

27-29 август көннәрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Tatneft» хәйрия фонды һәм «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә Казанда «COMBOnation X3» брейк-данс һәм граффити буенча халыкара турнирның финалын үткәрү планлаштырыла.

«COMBOnation» -  бөтен Россиядә иҗади яшьләр өчен иң көтелгән чараларының берсе.Брейкинг турнирынна кала, катнашучыларны һәм тамашачыларны граффити-баттллар, бию буенча мастер-класслар һәм профессиональ артистлар белән әңгәмә көтелә. Чараның иң югары ноктасы - «COMBOnight» электрон музыка фестивале.

«COMBOnation» безнең күз алдыбызда кечкенә генә локальдән зур халыкара фестивальгә әверелде. Бөтен дөньядан килгән иҗади яшьләрнең безнең республикада үз-үзләрен гамәлгә  ашыруда үз сорауларына җавап табулары бик шәп. Барлык катнашучыларга да үзләрен күрсәтергә, яңа дуслар һәм хезмәттәшләр табарга, яңа дөнья рекордларына рухланырга дигән теләктә калам!», - дип билгеләп үтте Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

«Ил чикләре ябылуга карамастан, брейкинг буенча номинацияләрдә бөтен Россиядән 800 артык биюче катнашыр дип көтелә, чөнки «COMBOnation X3» турниры – һәр катнашучы күңеленә хуш килгән номинацияне таба һәм җиңү өчен көрәштә үз көчләрен сынап карый алачак урын», - дип билгеләп үтте Казан брейкинг фестивале кураторы, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков.

Турнирның авторы, брейк-данс буенча дөнья чемпионы Александр Шаталов сүзләренә караганда, ел саен турнирда катнашучыларны бөтен дөньядан легендар атлетлар, узган елгы «COMBOnation» турниры җиңүчеләре бәяли – барлыгы алар 15. Бәяләүдән кала, алар бушлай мастер-класслар бирәләр, үзләре чыгыш ясыйлар.

Брейк-данс буенча ярышларның тагын бер үзенчәлеге итеп  «OLD TO THE NEW 2vs2»номинациясе булачак, анда команда ярышларында 30 яшьтән узган парлар катнашачак. Алар - 10 яшькә кадәргеләр һәм 40тан өлкәрәкләр » - дип ассызыклады ул.

«COMBOnation»ның тагын бер юнәлеше - STREET – ART/GRAFFITI-Россия һәм дөньяда иң яхшы рәссамнар катнаша торган зур холстлардагы граффити техникасы белән ачык ярышлар. Сайлап алу этабы алдан җибәрелгән эскизлар буенча уза.

«COMBOnation» - Россиядә брейк-данс һәм урам сәнгате буенча иң зур турнир. Өч көн дәвамында катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар, ярышалар һәм шәһәрнең мәдәни мохитен баеталар. Быел ярышлар 13 нче тапкыр узачак.

Турнир турында тулырак турнирның Вконтакте төркемендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International