«Ел лидеры 2021» бәйгесенә гаризалар кабул итү старт алды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

«Ел лидеры 2021» XIX Республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләры бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады.

«Ел лидеры» - балалар иҗтимагый берләшмәләренә, аларның лидерларына һәм җитәкчеләренә эшчәнлекне һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтүне стимуллаштыруга, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә профессиональ кадрларны ачыклауга юнәлдерелгән бәйге. Республика конкурсы «XXI гасыр лидеры»балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.

Бәйге ике этапта үтә: читтән торып катнашу -  2021 елның 2 августыннан 13 августына кадәр, турыдан-туры катнашу - 20 августыннан 28 августына чаклы сузыла.

Бәйгедә теркәлү өчен  5 августка кадәр оешманың уставын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны рәсми почтага җибәрергә һәм гаризаны гугл-формада тутырырга кирәк.

Читтән торып катнашу этабы конкурсның рәсми сайтында узачак. Ике этап кысаларында катнашучылар берничә бәйге сынауларын узачаклар, шулай ук үзләрен төрле яктан ачачаклар һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.

Төбәкара, региональ, җирле балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре «2021 ел лидеры» исеме өчен түбәндәге номинацияләрдә көч сынашачак:

  • «11-13 яшьлек балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры»;
  • «14-17 яшьлек балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры»;
  • «18-24 яшьлек балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры/җитәкчесе»;
  • «24 яшьтән алып (яшен чикләмичә) балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе».

Бүләкләү 2021 елның 30 сентябренә кадәр үтәчәк. Региональ этап җиңүчеләре «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен республика делегациясе составына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International