ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Иҗтимагый советы ачык максатлар һәм бурычлар үтәлешенә арадаш  йомгак ясады

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

«ПОРТ» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Тимур Халиков, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

Чараның төп темасы булып,  2021 елга Министрлыкның ачык максатларын үтәүгә арадаш йомгак ясау торды. Исегезгә төшерәбез, алар Иҗтимагый совет әгъзалары, экспертлар һәм халык тарафыннан формалаштырылды һәм билгеләнде. 2020 елның ноябрендә узган онлайн-тавыш бирүдә 9 меңнән артык татарстанлы катнашты. Барлыгы алты максат һәм бурыч билгеләнде.

«Бүген без  куйган максатлар һәм мәсьәләләр бик мөһим. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет республика үсешен тоя, һәм барлык бурычлар да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган максатларга аваздаш», — дип ассызыклады Александр Терентьев.  Утырыш кысаларында Тимур Сөләйманов куелган максат һәм мәсьәләләрнең үтәлеше буенча беренче нәтиҗәләрне җиткерде.

Шулай итеп, беренче яртыеллыкта оештырылган ял һәм сәламәтләндерүне 134 меңнән артык кеше алды. Сәламәтләндерү кампаниясе 2021 елның 2 гыйнварында старт алды. Барлыгы 7-17 яшьлек 221 мең бала һәм яшьләрне колачлау планлаштырыла. Моннан тыш, капиталь ремонттан соң 2021 елның I кварталында Татарстан Республикасы Бөгелмә районының «А.Д. Губин исемендәге» яшьләр сәламәтләндерү үзәге эшли башлады. Татарстанда XXI гасырда төзелгән беренче балалар лагере, Кама Тамагында «Аргамак» һәм башкалар файдалануга тапшырылды.

Утырыш барышында эшкә урнашу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру системасын үстерү кысаларында «Яшьләргә эш» проектын үстерү буенча эш алып барыла. Ул студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте белән берлектә Министрлык тарафыннан башлап җибәрелгән.

1 июльгә бирелгән мәгълүматлар буенча, 2,5 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. Авылда яшьләр проектларына ярдәм итү коммерцияле булмаган оешмалар өчен балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар республика конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге конкурс 2020 елның ноябрь-декабрь айларында үткәрелгән, гомуми саны 1 557 булган. Анда 33 район катнашкан.

Шулай ук проектларга ярдәм муниципалитетларның яшьләр оешмалары өчен грантлар республика конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстанның барлык районнарында яшьләр өчен форумнар узды, анда яшь кешеләрдән идеяләр һәм инициативалар сайлап алынды.

 

Дәүләт яшьләр сәясәте белгечләренең һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен күтәрү «ТР Яшьләр эшләре Министрлыгының Корпоратив университеты»проектының белем бирү чаралары аша тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 3 554 белгеч хезмәт эшчәнлеген алып бара. Куелган максатчан күрсәткечкә ирешү өчен ел ахырына кадәр һөнәри компетенцияләрне 2 488 кеше арттырырга кирәк. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча яшьләр сәясәте өлкәсендә 936 хезмәткәр белем алды.

«Шулай ук киләсе елда программага уку йортларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм, чөнки ел саен яшьләр үзгәрә һәм алар белән эшләү буенча төп белгечләрне тоташтыру уңай нәтиҗәгә ия булачак», – дип билгеләп үтте «ТР Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов.

Яшүсмерләр белән эшләү сыйфатын арттыру өчен «Минмолтинс» проекты Концепциясе эшләнгән, ул социологик тикшеренүләргә һәм уңышлы эш практикаларына нигезләнгән заманча яшүсмерләр белән эшләүнең төп алымнарын үз эченә ала. Хәзерге вакытта яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубларының эшчәнлеге стандарты эшләнгән, клубларны даими нигездә эшләүче 14-18 яшьлек яшүсмерләр аудиториясенә күчерү эше алып барыла. Әлеге максатчан аудитория белән эшләүнең төп формасы булып яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм профилактик проектларны тормышка ашыру торачак.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча клубларда яшүсмерләр белән эшләү буенча ведомствоара киңәшмә үткәрергә тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International