IX «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе үз эгидасын тәкъдим итте. Бу хакта Комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илчесе Григория Орджоникидзе фестиваль дирекциясенә юлланган хатында хәбәр итте.
«2013 елда беренче тапкыр оештырылган фестиваль Татарстан Республикасы мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булып тора, аның максатлары һәм бурычлары яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының өстенлекләренә тулысынча җавап бирә. Шуңа бәйле рәвештә IX «Наше время – Безнең заман» фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасын тәкъдим итү турында хәбәрне итүемә шатмын», - дип хәбәр ителә хатта.
Комиссиянең җаваплы сәркатибе чараны оештыруда, куелган барлык максатларны тормышка ашыруда уңышлар, бетмәс илһам һәм иң изге теләкләр теләде.
Исегезгә төшерәбез, бу елны зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрьдә Әлмәттә; 15-16 октябрьдә Түбән Камада; 22-23 октябрьдә Казанда, 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак.
15 ноябрьдә үк «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак. Чарада Гран-при иясе команда игълан ителәчәк, ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр сайтта кабул ителә.