Татарстан яшьләрен «Янәшәдә яшәүче геройлар» VI Бөтенроссия мотиваторлар һәм видеороликлар бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «Буыннар эстафетасы – хезмәт батырлыгы эстафетасы» бөтенроссия проекты кысаларында тормышка ашырыла, 2021 елның июленнән 2022 елның февраленә кадәр узачак.
Бәйге Россия Федерациясе субъектлары яшьләренә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүнең заманча формаларын куллануга игътибар җәлеп итү, буыннар бәйләнешен ныгыту максатыннан үткәрелә. Бәйгегә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, барлык төрдәге мәгариф учреждениеләре укучылары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнаша ала.
Эшләр ике форматта кабул ителә: мотиватор (мотивация постеры) - гамәлгә яки нинди дә булса үзгәрешкә этәргеч бирүче рәсем һәм видеоролик-кыска мәгълүмати яки уку эчтәлектәге видеофильм. Видеофильм геройлары-Бөек Җиңү тыл хезмәтчәннәре, җитештерү алдынгылары, СССР һәм РФ Хезмәт Геройлары, Җиңүгә өлеш керткән предприятиеләр.
Гариза электрон почтага кабул ителә. Анда катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, төбәк, торак пункты, яше, белем бирү учреждениесенең тулы исеме, эшенең исеме, кыскача тасвирламасы, телефон номеры, электрон почтасы язылган булырга, эше беркетелергә тиеш.
Бәйге ике этапта үткәрелә: 2021 елның 1 июленнән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр катнашучылардан гаризалар һәм материаллар кабул ителә, 2022 елның 10 гыйнварыннан 2022 елның 16 февраленә кадәр эксперт жюри эшли. Җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның 17-18 февралендә булачак.
Белешмә:
«Янәшәдә яшәүче геройлар» бәйгесе «Буыннар эстафетасы» бөтенроссия проектын, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ ярдәме белән үткәрелә.