Казанда студентлар клубы милли лигасы слеты: Россия Федерациясенең 81 субъектыннан 2000нән артык гариза бирелгән

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетында катнашучыларны һәм волонтерларны теркәү төгәлләнде. Чара 2021 елның 21-27 сентябрендә Казанда узачак, шулай ук Россиянең 100 дән артык югары уку йортында региональ мәйданчыклар  һәм чараның онлайн-форматы эшләячәк.

Слетта катнашу өчен Россиянеж  81 субъектыннан барлыгы 2000нән артык, Татарстан студентларыннан 400 гә якын гариза бирелгән. Алар барысы да-студентлар берләшмәсе вәкилләре, студентлар клублары әгъзалары һәм җитәкчеләре, авторлар, Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар җитәкчеләре һәм катнашучылары.

Болардан тыш катнашучылар өчен рәсәйкүләм яшьләр проектлары конкурсы узачак. Гаризалар 31 августка кадәр АИС платформасында кабул  ителәчәк.

Слетны оештыруда ярдәм итәргә илнең 80 регионыннан 800дән артык кеше теләк белдерде.

Слетның барлык форматлары программасында-өч төп модуль – «Берләшмәләр архитектурасы», «Комьюнити драйверы» һәм «Вакыйгалар конструкторы». Аларның һәркайсы студентлар берләшмәләре һәм оешмалары  эшчәнлегенә караган белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерүгә  юнәлдерелгән. Көн тәртибендә шулай ук «Программа 2.0», ягъни катнашучылар өчен әзерләнгән активлык һәм OnRussia мәйданчыгы планлаштырылган.

Белешмә.

Студентлар клубларының Милли Лигасы - «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык»федераль проекты кысаларында яшьләр ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яшьләр эшләре  Федераль агентлыгы проекты.

Студентлар клубларының Милли Лигасы (НЛСК) - яшьләрнең бер-берсе белән  һәм үзара аралашу, студентларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкин кадәр күбрәк мөмкинлекләр булдыру өчен экосрета.

2021 елда слетны яшьләр эшләре Федераль агентлыгы, «Яшьләр ресурс үзәге» Федераль дәүләт автоном учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International