ЭтноСтартап-форум: Казанда яшь эшкуарлар өчен форум узачак

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

28-30 августта Казанда «ЭтноСтартапФорум. Профи» республикакүләм форум  узачак. Анда 18-35 яшьлек кешеләр чакырыла. Бу-яшь эшкуарларны һәм аларның инициативаларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм алга этәрү буенча мәйданчык.
Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Гаризалар 2021 елның 15 августына кадәр сылтама буенча кабул ителә.
Форумда катнашу өчен мәҗбүри шарт-Россия халкының мәдәни мирасы элементы булган әзер продукт булу Татарстан һәм Россия төбәкләреннән барлыгы 100 катнашучы  көтелә. 
Программаның белем бирү өлеше кысаларында дәүләт хакимияте органнарын җәлеп итү планлаштырыла, алар милли айдентикалы продукциягә ихтыяҗ һәм дәүләт тарафыннан ярдәм итү рәвешләре турында сөйләячәкләр. Шулай ук өч көн дәвамында катнашучылар үз брендларын яхшырту буенча теоретик күнекмәләрне ала, ә аннары бизнес-бергәлек, азык-төлекне куллану базарларына чыгару өлкәсендә эшләүче агентлыклар вәкилләре белән бергә аларны практикада куллана алачаклар.
Уку нәтиҗәләре буенча эксперт жюри каршында иң яхшы проектларны яклау булачак.  Биш проект үз брендын һәм бизнесын үстерүгә ярдәм алачак. Иң яхшы товарлар Экомаркет кысаларында Республика көнендә шәһәрнең үзәк мәйданчыкларының берсендә тәкъдим ителәчәк. Проектның партнерлары-яшьләр эшләре Федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Evolution» креатив агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International