Иртән-идея, кичен-бизнес-план: Татарстанда яшь эшкуарлар форумы узачак

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

2021 елның 21-25 августында Татарстанда «ЭтноСтартапФорум. Новичок» узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра.
Чара Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас» лагере базасында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган 100 яшь кешене җыячак.
Форум кысаларында милли тематикалы продукция булдыру серләре, бизнеска күчү һәм табыш алу, финанс грамоталылыгын алырга кирәклеге турында сөйләшү барачак һәм һөнәрченең төп хаталары белән таныштырылып үтәчәк.
Уку нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар 2021 елның 29-30 августында эксперт һәм финанс ярдәме алу мөмкинлеге белән яклауга тәкъдим ителәчәк. Проектның партнерлары - яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Evolution» креатив агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International