Татарстан Республикасы Президенты Аппарат җитәкчесе урынбасары «Кадрлар резервы» республика проектында катнашучылар белән очрашачак

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

17 август көнне 11.30 сәгатьтә «Кайнау ноктасы» киңлегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппарат җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектының 3 нче этабында катнашучылар белән очрашачак.

Очрашу темасы – «Татарстан республикасының эчке сәясәте. Приоритетлар һәм чакырулар».

Чара кысаларында шәхси уңыш тарихы, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты эшчәнлеге мәсьәләләре, республиканың эчке сәясәт приоритетлары турында фикер алышу планлаштырыла. Очрашу ахырында катнашучылар спикерга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, республикакүләм «Кадрлар резервы» яшьләр проекты төбәкара иҗтимагый «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2009 елдан тормышка ашырылып килә.

 11 ел дәвамында проектта 12 600 дән артык кеше катнашты. Укуларны 2000нән артык кеше узды, алар арасыннан 210 «резервчы» Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарына эшкә чакырылган, 260тан артык катнашучы һәм проект финалистлары сәнәгать һәм коммерция секторлары предприятиеләренә эшкә урнаштырылган.

2021 елда Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 1667 гариза бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International