30 августта ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары зур концерт белән чыгыш ясаячак. Эшләүче яшьләр Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне уңаеннан Казан халкы һәм кунаклары өчен иҗади бүләк ясаячак.
Быел эшләүче яшьләр фестивале Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Концерт программасында төрле халыкларның биюләренә һәм җырларына бай матур программа тәкъдим ителәчәк.
«Наше время – Безнең заман» фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары чыгышы гадәттәгечә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Концертка керү ирекле, ул 13.30 дан 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узачак.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Аммоний» АҖ, Казан порох заводы, Мамадыш районы мәгариф бүлеге, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, «Таттелеком» ГАҖ һ. б. коллективлар үзләренең иҗатлары белән сөендерәчәк.