ТУМБЛЕР: Татарстан Республикасының яшьләр (яшүсмерләр) клубларын үстерүнең яңа юнәлеше

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

«ТУМБЛЕР»яшьләр (яшүсмерләр) клублары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү буенча республика программасын ачу тантанасы булды. Чара 20 августка кадәр узачак.

2021 елның февралендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне яшьләр (яшүсмерләр) клубларына җәлеп итү бурычы куелды. Бүгенге көндә клублар эшендә кече яшьтәге балалар актив катнаша. Шуңа бәйле рәвештә, белгечләрне укыту һәм клублар эшчәнлегенең яңа концепциясен булдыру турында карар кабул ителде. Квалификация күтәрү курслары программасы Министрлыкның «Корпоратив университет» проекты кысаларында эшләнде.

«Яшьләр (яшүсмерләр) клублары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү программасы детальләргә кадәр уйланылган. Төп максатларның берсе-яшьләр (яшүсмерләр) клубларын нәтиҗәле эшләтеп җибәрү, аларга 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне җәлеп итү һәм алар өчен уңайлы шартлар тудыру. Яңа чакырулар ташлаган буын үсеп килә, без аларга вакытында җавап бирергә, яшьләр белән хезмәттәшлекнең заманча форматларын уйларга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Укулар ике этапта узачак. Анда, коронавирус шартларына бәйле, тыңлаучылар берничә агымга бүленгән (бер агым-100 кеше)

Укулар кысаларында тыңлаучылар «MinmolTeens» проекты белән танышачак, ул яшүсмерләр белән эшләүнең яңа концепциясен тәкъдим итә.Читтән торып катнашу этабы дистанцион модульдән гыйбарәт.

Яшьләр (яшүсмерләр) клубларының эш стандарты шулай ук белем бирү программасының бер нәтиҗәсе булачак, аңа тәкъдимнәрдән тыш, яшүсмерләрнең социологик һәм маркетинг тикшеренүләре дә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International