Татарстан яшьләре Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акцияләрне оештыруда актив катнашты

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Татарстан яшьләре Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акцияләрне оештыруда актив катнашты. 22 август көнне Татарстан Республикасында берничә акция үтте.

Татарстанның Азнакай районында «Яшьләр вакыты» республика акциясе кысаларында авыл территорияләре буенча «Мөмкинлекләр вакыты»яшьләр автобус турына рәсми старт бирелде. Акция кысаларында социаль челтәрләрдә «Минем илем төсләре» темасына флешмоб башланып китте. Активистлар акциядә катнашучыларга триколор тасмаларын тараттылар һәм хештеглар белән социаль челтәрләрдә челлендж эшләтеп җибәрделәр: # деньфлага, #мойфлаг, #флагроссии, #цветамоейстраны.

Шулай ук Азнакай районында - республиканың иң югары ноктасында-Чатыр тауда (334,5 М)) Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе экокемпинг үткәрде. Экокемпинг кысаларында активистлар өмә оештырдылар, Россия һәм республика флаглары төсләренә беседка буядылар, яңа чүп контейнерлары, шулай ук өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә мәгълүмат табличкалары урнаштырдылар. Моннан тыш, Чатыр-тауга 20-30 метрлы Россия триколорын җәелдерделәр, ә Азнакай шәһәрендә Чатыр-тау һәм илебез флагы рәсемнәре төшерелгән граффити ясадылар.

Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе активистлары «Минем илем төсләре» акциясенә дә кушылдылар, Идел елгасы буйлап катер һәм гидроциклларда уздылар.

Казанда Муса Җәлил һәйкәле каршында Казан Кремле диварлары янында «Калининградтан Камчаткага кадәр»дигән федераль акция узды. Анда республиканың актив яшьләре катнашты. Акция кысаларында  яшьләр илнең төп символын җәелдерделәр.Россия Студентлар отрядлары активистлары Татарстан Республикасы контурасы рәвешендә «Тере» Россия флагына тезелеп бастылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International