Казанда «XXI гасыр коммуникацияләре һәм үз-үзләрен күрсәтү чарасы буларак сәнгать» дигән лекция узды, анда Татарстанда һәм тулаем Россиядә урам сәнгате үсеше трендлары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада төрле илләрдән рәссамнар, «Мәдәни код» фестивалендә катнашучылар һәм ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
«Мәдәни код» фестивале нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк картиналар республика өчен бик мөһим һәм кызыклы. Бу мәдәният озак яшәячәк һәм бүгенге көндә моның буенча белем алучы рәссамнарыбызга этәргеч бирәчәк. Бүгенге лекция бу урам сәнгатенең үсешенә багышланачак. Без фестивальне хуплыйбыз һәм ул Казанда яхшы мәдәни күренеш булыр дип өметләнәбез», — диде чара башланыр алдыннан Александр Терентьев.
Лекциядә АКШ рәссамы Jamie Hef катнашты, ул Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм үзенең «Ак чәчәкләр» бульвары янындагы йортларның берсендә ясаячак муралы турында сөйләде. Анда баллонлы буяуны кулына тоткан малай сурәтләнәчәк.
«Мин үз юлымны граффитидан башладым, аннары монументаль сәнгать рәссамы булдым. Казан-искиткеч шәһәр, мин ышанам, минем эшем дә тәкъдим ителәчәк. Минем рәсемнең идеясе шунда: урам монументаль сәнгате граффитидан башланды, мин бу үсешне күрсәтергә телим», — диде рәссам.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Татарстан башкаласында үтүче «Мәдәни код» халыкара урам сәнгате фестивале— «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе. Аның кысаларында танылган стрит-арт-рәссамнар Казандагы Әпсәләмов һәм Четаев урамнары буенча урнашкан биналарның фасадларын бизи.
«Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. Оешманың төп максатлары-социаль мобильлекне арттыру, гражданнарның шәхси һәм профессиональ үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру.